Татарстан инвесторлары ел нәтиҗәләрен карачаклар

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

19 декабрьдә Казанда  Kazan Palace Hotel by Tasigo (зал «Кристалл») отелендә Татарстан Республикасының Инвесторлар Клубы утырышы узачак. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның Инвесторлар клубы әгъзалары, Республиканың зур эшханәләр һәм хакимият дәүләт органнары җитәкчеләре катнашачак.

Үткәрү урыны – чит ил инвесторлаарының уңыш мисалы. Tasigo Hotels бренды Polimeks Group Төркия компаниясенә ия, ул хастаханәне ремонтлады һәм дөнья дәрәҗәдәге бүләк алды: European Property Awards күчемсез милек өлкәсендә премиясенә лаек булды. Яңарту проектын «Полимекс» компаниясенең бүлендеге «Полистройкапитал» ААҖ башкара. Инвестицияләрнең тулай күләме 3 млрд. артык сум тәшкил итте. Рәсми ачышы 2019 елда үтәчәк.

Төркия Татарстан өчен төп партнерларның берсе булып тора. 2017 елда ил республикага инвестицияләр буенча беренче урынны алды, 2018 елның 9 ай нәтиҗәсендә инвесторлар-лидерлар өчлегенә керде. Аның белән бергә бу елда АКШ, Германия, Кытай, БГЭ, Чехия һәм башка илләр инвестицияләделәр.

Татарстанның инвестицион һәм инновацион инфраструктурасы үз эченә төрле дәрәҗәдәге һәм максаттагы 100дән артык мәйдан ала. Бу 2 махсус икътисади зона, 4 УКСИҮТ, технопарклар, сәнәгый муниципаль мәйданнар, бизнес-инкубаторлар, технополислар.

2018 елның 1 яртыеллыгында чит ил капиталы катнашуы белән оешмалар саны 2000 җитте.

Татарстанда гамәлгә ашырылган проектның инвесторы Инвесторлар клубының әгъзасы була. Әлеге Клуб – Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы киңәшмә органы. Шулай Агентлык инвесторга мәгълүмати ярдәм күрсәтә, региональ, федераль һәм халыкара эшлекле чараларда катнашырга чакыра.

2018 елда Татарстанга яңадан инвестицияләп «Джошкуноз» Төркия компаниясе һәм ROCKWOOL халыкара компанияләр группасы үз позицияләрен регионда ныгыттылар.

14 майда Идел буенда беренче «ММК-Джошкуноз Алабуга» металл үзәге ачылды. Әлеге завод – Магнитогорск металл ккомбинатының «Алабуга» МИЗның резиденты «Джошкуноз Алабуга» компаниясенең беренче бердәм проекты.

2 октябрьдә «Алабуга» МИЗда ROCKWOOL җитештерү комплексы территориясендә Россиядә беренче үсемлекчелек өчен субстратларны җитештерүе ачылды. Grodan – 1969 елда нигез салынган ROCKWOOL компаниясенең бүлекчәсе.

Инвесторлар клубы утырышы кысаларында Татарстанда проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа мәйданның презентациясе үтәчәк. Бу «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге. Питч-сессияләр узачак: сәнәгый эшханәләр өчен IT чишелешләр, Татарстанда инвестицион эшчәнлекнең актуаль сораулары буенча ачык дискуссия үтәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International