2018 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына губернатор Сергей Цивилев җитәкләгән Кемер өлкәсе делегациясе килде. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина аны яңа дәрәҗә белән котлады һәм аның зур тәҗрибәсе яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк дип билгеләде.
Сергей Цивилев губернатор буларак Казанда беренче тапкыр.
Талия Миңнуллина Татарстанның башка регионнардан нәрсә белән аерылганы турында сөйләде.
«Регионда Россиядә иң үсеш алган инвестицион инфраструктура бар. 1000 км радиусында Россиянең ярты халкы яши», – дип өстенлекләр арасында билгеләнде.
Татарстан ресурсларга да бай.
«Территориянең 40% – урманнар, без аны сакларга тырышабыз. Татарстанның 2030 елга кадәр Үсеш стратегиясендә экология өлеше дә бар», – дип Агентлык башлыгы ассызыклады.
Татарстан халкы – якынча 4 млн. кеше. Республика 173 милләтнең һәм төрле дин тотучыларның дус һәм тату яшәүче регион буларак мисал булып тора.
Татарстан шулай ук – сәнәгый регион. Икътисад структурасында 42% сәнәгать тәшкил итә. Якынча 35 млн тонна нефть һәр елны чыгарыла. 2 нефть эшкәртү завод эшли, өченче булачак. Кайбер күрсәткечләр буенча эшкәртү тирәнлеге 95%ка җитә.
«Нефть нигезендә без көчле нефтехимия кластерын булдырдык. Илдә җитештерелүче синтетик каучукның яртысы диярлек Татарстанда җитештерелә», – дип Талия Миңнуллина ассызыклады.
.jpg)
Татарстанның зур эшханәләр санына «Камаз», Казан вертолет заводы, Казан авиацион завод, Яшел Үзән заводы билгеләнелде. Барлык эшханәләр бөтен дөнья буенча үз продукциясен экспортлый.
Республикада авыл хуҗалыгы да үсеш алган. Күп күрсәткечләр буенча Татарстан Россиядә лидер булып тора. Мәсәлән, товар сөте буенча кл беренче урында, ашлык, чөгендер, бәрәнге, ит экспортлый.
Татарстан – амбицияле регион.
«Мәгълүмати технологияләрне үстерү өчен аерым ИТ-шәһәр төзелде. «Иннополис” Казаннан 30 км ераклыкта 1200 га җирдә урнашкан. Шәһәр проектын Сингапур архитекторы башкарды. Аның территориясендә Россиядә беренче һәм бердәнбер ИТ-университет урнашкан, анда бөтен факультетлар тарпрофильле. Монда 70% укытучылар – чит ил вәкилләре.
Шәһәр территориясендә махсус икътисади зона да бар. Ул – икътисадның югары технологияле өлкәләрдән инвесторлар һәм резидентлар өчен салым өстенлекләре белән эшлекле активлык үзәге», – дип Талия Миңнуллина белдерде.
Кунакларга шулай ук Татарстанның өч ел буе Россия субъектлары арасында инвестицион климат милли рейтингында 1нче урынны алу турында сөйләде. 2018 елда регион БМО Премиясен дә алды. Әлеге үзенчәлекләрне белеп губернатор Сергей Цивилев Татарстанның тиз үсеше һәм яхшы тәҗрибәсен билгеләде, бердәм эштә омтылышын күрсәтте.
«Бергә бары тик алга!» – дип Талия Миңнуллина тәмамлады.
.jpg)