Татарстан – сәнәгый регион. Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Әлмәт – республиканың сәнәгый үзәкләре. Әлмәт нефть өлкәсе белән танылган. Анда «Татнефть» нефть компаниясенең штаб-квартирасы урнашкан. 2018 елның 20 декабрендә Әлмәттә өлкәне ныгытучы яңа компаниянең завод ачышы узды.
Apollo нефть эшкәртүче, нефтехимия заводлары, электростанцияләр һәм башка эшханәләр өчен җиһаз җитештерә, эре дөнья компанияләре белән хезмәттәшлек итә.
.jpg)
Кореяның «Apollo» һәм Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы арасындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук республика җитәкчелегенең теләктәшлеге, муниципалитет ярдәме белән әлеге уртак предприятиене оештыру эше моннан ике ел элек башланды.
«Завод ачышы белән без Корея-Татарстан мөнәсәбәтләрендә зур адым ясадык, географияне киңәйттек. Беренче Корея компаниясенең Татарстанда урнашуына шат. Яхшы сыйфатлы эш һәм күп заказларны телим», – дим Агентлык башлыгы Талия Миңнуллина билгеләде.
Хәзерге көнгә заводның җитештерү күәтләре елга 7000 продукция берәмлеген җитештерә, 2021 елга 15000гә кадәр арттырырга планлаштырала. Продукцияне Татарстан һәм Россия эшханәләре сатып ала.
.jpg)
Ачыш церемониясендә Корея республикасының Россиядәге илчелегенең икътисади сораулар буенча вәкиллекле министры Кан Дэ Су, «Apollo» президенты Квон Тэ Гын, «КОТРА» генераль директоры Ким Джон Кён, «Татнефть» компаниясе вәкилләре катнаштылар.
Татарстанга әлеге проект буенча тулай инвестицияләр күләме 50 млн доллар тәшкил итә. Сервис күрсәтү хезмәте ел буе һәр сәгать эшли.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов районда ТР Президенты, хөкүмәтебез ярдәме белән инвесторларны җәлеп итү буенча максатчан эш баруын ассызыклады.
Квон Тэ Гын билгеләгәнчә, завод эшчәнлеге экология ягыннан куркынычсыз, җитештерүне киңәйтергә планлаштырыла. Хәзер анда 20 кеше эшли, алга таба 100гә кадәр эшчеләр санын арттырырга планлаштырыла.
.jpg)