Мәскәүдә «Алтын идея – 2018» Милли премиясе лауреатларын бүләкләделәр. Яшел Үзән заводы «Гепард-3.9» фрегатларын җитештерүе өчен премиягә лаек булды.
Премиягә Россиянең хәрби-техник хезмәттәшлеге буенча Федераль хезмәт нигез салды.
Яшел Үзән заводы Россиядә көймәләрне төзүче иң зур эшханәләрнең берсе булып тора, ул 2015 елда үзенең 120 еллыгын билгеләп үтте.
Завод үз тарихында 1500 диңгез һәм елга корабларын һәм көймәләрне җитештерде. Россия үзәгендә Иделдә урнашуы корабларны төрле реигоннарга су юллары буенча җиткерергә мөмкинлек бирә. Җитештерү-техник базасы цехлар комплексыннан тора.
Завод шулай ук «Миллениум» күпере өчен металл конструкцияләрне, «Казан» халыкара аэропортында «Аэроэкспресс» терминалы өчен тимер юл эстакадасын җитештерде.
«Гепард-3.9» флегатларын Вьетнам өчен төзү заводның соңгы елларда гамәлгә ашырылган иң мөһим проектларның берсе булып тора.
Кораблар тактик группа составында төрле максатлар гамәлгә ашыра ала.
«Әлеге завод – Татарстанның горурлыгы. Бу – Республика һәм ил икътисады өчен статегик мөһим объект. «Алтын идея» – безнең корабларның конкурентлылыгын дәлилләүче сыйфат билгесе. Завод эшчеләрен шундый премияне алу белән котлыйм», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.