Давоста Россияне Татарстан буенча бәяләделәр һәм KazanSummit ислам дөньясында төп вакыйга буларак күрсәттеләр

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумында катнашты.

Швейцариядә 110 дәүләт лидеры һәм зур бизнес вәкилләре глобализация, санлы икътисад, энергиянең альтернатив чыганакларын үстерү, глобаль инфраструктуралы проектлар, Россиянең заманча дөньяда роле турында сөйләштеләр.

Туры инвестицияләр Россия фондының генераль директоры Кирилл Дмитриев Татарстанның инвестицияләү өчен иң табышлы регион булуын билгеләде.

Республикада, чыннан да, инвестицияләр өлкәсе зур үсеш ала дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Агентлык Коллегиясенең йомгаклау утырышында билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, әлбәттә, санкцияләр тискәре йогынты ясый, әмма моңа да карамастан чит ил компанияләре Россия һәм Татарстан территориясендә үзенең проектларны гамәлгә ашырырга дәвам итәләр. Бу елда, мәсәлән, «КАМАЗ» һәм «Daimler» елга 55 мең берәмлек күәте булган кабиналарның каркасларын җитештерү буенча бердәм завод ачырга планлаштыралар. 2018 елда «Нижнекамскнефтехим» һәм Deutsche Bank арасында 807 млн еврога кредитлы килешүгә кул куелды.

Татарстан зур мөселман җәмгыятеннән гыйбарәт. Безнең республикада 2 млн мөселман яши. Россия ИХО күзәтүчесе булып тора, бу юнәлештә эш алып барыла. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш группасын җитәкли. Татарстан 10 ел дәвамында ислам дөньясы үсешенең үзәге булып тора. Татарстан башкаласында үтүче KazanSummit икътисади саммиты төрле өлкәләрдә мөнәсәбәтләрне ныгыту мәйданы булып тора.

KazanSummit  мөселман илләрендә зур кызыксыну булдыра. 2018 елда саммитта 3000 кеше катнашты – 53 дәүләт, 27 Россия регионы, 27 дипломатик миссия.

«Мин мөселман. Әлеге як гарәп илләрендә күп ишекләр ача. Бездә барысы белән яхшы мөнәсәбәтләр төзелгән. Мәсәлән, бүген Төркия – безнең төп инвесторларның берсе. Соңгы 7-8 елдп республика территориясендә 10 зур Төркия заводы ачылды», – дип Президент билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International