Италия делегациясе Татарстан башкаласына республиканың спорт рухы белән танышу һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен килде.
Көньяк Тироль мастерлар ассоциациясенең Генераль директоры Томас Парделлер, аның урынбасары Мирко Кутри, Сәүдә Палатасы вәкиле Больцано Тэо Диполи һәм бизнес даирәләр вәкилләре Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы белән танышуыннан башладылар.
«Татарстан – бизнесны алып бару өчен иң яхшы урыннарның берсе. Бездә яхшы белем алу системасы. Республикага керү өчен компанияләргә яхшы шартлар бирелә. Татарстан шулай ук туристик регион. Статистика буенча республикада һәр 3 көн чит ил капиталы катнашуы белән яңа компания ачыла», – дип Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.
Татарстанның өстенлекләре арасында – тотрыклы командасы булган икътисади көчле регион булуы.
Инвестицияләрне җәлеп итү өчен Президент Рөстәм Миңнеханов белән бергә Талия Миңнуллина күп илләрдә була. Төрле илләр вәкилләре дә еш кына Татарстанга киләләр. Алар форунарда, саммитларда, төрле очрашуларда катнашалар. Моның өчен Татарстанда «Казан Экспо» күргәзмә үзәге ачылган, 24-26 апрельдә KazanSummit Халыкара икътисади саммиты, 22-27 августта – WorldSkills-2019 үтәчәк.
Италиялеләр Татарстанның инфраструктурасына сокландылар.
Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Татарстан-Италия бизнес берләшмәсенең хезмәттәшлеген ныгыту буенча чаралар планлаштырылган.
«Хәзер без WorldSkills һәм башка зур чараларның Казанда ни өчен үтүен беләбез», – дип кунаклар әйттеләр.