Иннополиста Schneider Electric инновацияләр үзәге Россия һәм халыкара компанияләрен чакыралар

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Моның турында бүген Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Россия һәм БДБ илләрендә Schneider Electric президенты Йохан Вандерплаетсе сөйләштеләр.

2018 елның 18 июнендә программалы тәэминат, автоматизацияләү һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә заманча чишелешләрне уйлп табу һәм кертү буенча эшли.

«Schneider Electric – Россия һәм Татарстанның стратегик партнеры. Инновацияләр үзәгенең Россиянең үзәгендә урнашуы Россия һәм чит ил компанияләр өчен иң яхшы чишелешләрне тәкъдим итергә мөмкинлек бирә», – дип Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

Schneider Electric компаниясе 100 илдә бар. Компания җитәкчелеге Татартсанны инвестицияләү өчен иң яхшы урын булуын әйтәләр.

«Беренче тапкыр мин Татарстанга 20 ел элек килдем. Бүген республика башка төрле. Ул бик тиз үсеш ала.

Бөтен регионнар арасында Татарстан – иң динамикалы регион. Монда дөнья дәрәҗәдәге инфраструктура бар. Иң мөһиме – кешеләр, университетлар, белем дәрәҗәсе. Schneider Electric Иннополис, Казан дәүләт энергетика университетлары белән аралаша. Бу барысы да – инфраструктура, фән, кадрлар һәм хакимият ягыннан ярдәм Татарстанны безнең өчен яхшы партнер булып ясыйлар», – дип Йохан Вандерплаетсе уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International