2019 елның 19 февралендә Россия Президенты Владимир Путин Казанда түгәрәк өстәлләр форматында Дәүләт киңәшмәсе президиумының киңәйтелгән утырышында катнашты. Милли проект «Торак һәм шәһәр мохите» турында сөйләшү очрашулар сериясен ачты.
«Әлеге милли проектлар Россиянең алга таба юнәлешен тәэмин итәчәк. Бу барысы да яхшы сәгать булып эшләргә тиеш. Федераль үзәк, регионнар һәм муниципалитетлар һәм җәмгыяви оешмалар, бизнес һәм профессиональ оешмалар арасында эшне ныгытырга кирәк», – дип Владимир Путин ассызыклады.
«Безнең Татарстанда җыелу үрнәкле. Татарстан яхшы үсеш мисалын күрсәтә», – дип билгеләде Владимир Путин.
Чара кысаларында Иннополис мэры Руслан Шагалеев Президентка беренче Россия ИТ-шәһәре турында сөйләде һәм Иннополис зонасында 7,6% зурлыгында страховой кертүне урнаштыру мөмкинлеген тәкъдим итте.
Иннополис Казаннан 40 км ераклыкта 1200 га җирдә урнашкан. Аны Сингапур архитекторы проектлады һәм 3 елда төзелде. Аныдң ачышы 2015 елда узды. Шәһәрдә хәзер Россиянең 50 регионыннан һәм 30 илдән 4 мең кеше яши. Үсеш планы 150 мең кешегә каралган.
Шәһәр территориясендә беренче һәм бердәнбер Россия ИТ-университеты урнашкан. 70% укытучылар – чит илләрдән. Хәзер монда 602 студент укый. Грант шартлары буенча укуны тәмамлагач, алар компания-резидентта бер ел эшләргә тиеш. Шулай, шәһәрнең кадрлар потенциалы формалаша.
Владимир Путинга шулай ук «Иннополис» МИЗда булган Попов исемендәге технопарк турында сөйләделәр. Анда 2 меңнән артык кеше эшли.
«Иннополис» МИЗ – инвесторлар һәм резидентлар өчен салым өстенлекләре булган эшлекле активлык үзәге.
«Татарстан – инновацион регион. 3 ел эчендә «Иннополис» үзен РОссиядә генә түгел, моһим дөнья ИТ-өлкәүзәге буларак күрсәтте. Зур халыкара компанияләр «Иннополис»ны сайлыйлар», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.
«Иннополис» үсешенең уңышы белән котлыйм» дигән сүзләрне Россия Президенты калдырды.