Яшел Үзән районын ни өчен сайлыйлар

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Яшел Үзән районында 2018 елның социаль-икътисади үсешенең нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Муниципаль оешмалар арасында район йорт төзү буенча 4-нче урын, үз җитештерелгән төяп җибәрелгән товарлар күләме буенча 6-нчы урын, тулай территориаль продукт күләме буенча 11 урыны ала.

Икътисадның төп өлкәләре:

  • Кораблар төзү;
  • Машина төзү;
  • Агач эшкәртү;
  • Ашамлык продуктларын җитештерү;
  • Склад логитсикасы.

«Көнчыгыш-Көньяк» һәм «Көньяк-Төньяк», «Мәскәү–Казан–Урал», «Яшел Үзән–Ульяновск–Волгоград», «Яшел-Үзән–Йошкар-Ола» тимер юл юнәлешләре һәм ике федераль автотрассалар М7 (Мәскәү-Казан) һәм А-295 (Казан-Йошкар-Ола-Киров) районга сөйкемле эшлекле үзәк булырга мөмкинлек бирә.

«2018 елда без Яшел Үзәнне яңа яктан ачтык һәм нәтиҗәләр белән без канәгать. УКСИҮТ статусын алу – безнең бердәм җиңү һәм Яшел Үзән тарихында яңа бит. Яхшы географик урын, уңай транспорт логистикасы, инфраструктура, хөкүмәт ярдәме УКСИҮТ резидентлары санын арттырырга ярдәм итәчәк», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

Яшел Үзән эшханәләре республика һәм район икътисадында мөһим урынны ала. 120 яшьлек тарихы булган завод Россиядә иң зур стратегик кораб төзү эшханәләренең берсе. Бүген һәр өченче хәрби кораб бу заводта ясалды.

«Ростех» Дәүләт корпорациясенә керүче Серго исемендәге завод шулай ук Яшел Үзәндә урнашкан. Оборона сәнәгате продукциясе белән бергә ул көнкүреш тормыш һәм медицина суыткыч җиһазы җитештерә. 2018 елда заводта «Махсус машина төзелеше үзәге» ачылды.

Район инфраструктурасына берничә сәнәгый мәйдан керә.

Татарстанга инвестицияләргә табышлы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International