Бүген, 19 февральдә, Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация составында ике көнлек визит белән Германиягә килде.
Дрезденда делегация Саксония Премьер-министры Михаэл Кречмер белән очрашачак. Ике як сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куерга планлаштыралар.
Делегация зур компанияләрне карачак. ADZ Nagano компаниясе Татарстан белән партнерлык мөнәсәбәтләрендә: «Электроприбор» Казан заводы һәм ADZ Nagano бердәм проект булдырдылар.
Икенче көндә Бавария бизнес берләшмәсе һәм сәяси элита белән эшлекле мөнәсәбәтләр ныгытуга юнәләчәк. Мюнхенда Rohde & Schwarz компаниясе эше белән танышачак, Бавария Икътисад министрлыгында түгәрәк өстәл оештырылачак.
Талия Миңнуллина шулай ук очрашулар уздырачак, алар арасында Silicon Saxony вәкилләре белән очрашу булачак.
«Германия – алдынгы партнерларыбызның берсе. 2018 елның 8 ай эчендә ил Татарстанга 108 513,4 мең доллар инвестицияләде. Татарстанның Германия белән тышкы сәүдә әйләнеше 2018 елда 1 919 млн. доллар тәшкил итте, аның Германиягә экспорты – 993 млн. доллар. Республикада Германия компанияләре: Siemens һәм Daimler. Бу елда Daimler «КАМАЗ» ГАҖ белән бергә елга 55 мең берәмлек күәтле кабиналар каркасларын җитештерүен башларга планлаштыра. Без Германия белән алдагы бөтеньяклы хезмәттәшлеккә ниятләнәбез», – дип Талия Миңнуллина әйтте.