Татарстан делегациясенең Германиядә икенче көн эшлекле программасы Бавариянең бизнес-берләшмәсе һәм сәяси элитасы белән ныклы мөнәсәбәтләрне урнаштыруга юнәлгән. Мюнхенда Rohde & Schwarz компаниясе җитәкчелеге белән сөйләшүләр узды. Топ-менеджерлар Татарстанның югары инновацион потенциалын билгеләделәр һәм алдагы хезмәттәшлек ниятен белдерделәр.
2 ел элек Татарстанга бизнес-миссия кысаларында компания җитәкчелеге һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан эшханәләре белән хезмәттәшлек перспективаларын билгеләделәр. ГК «Ростех», КФУ һәм Rohde & Schwarz өчьяклы меморандумга кул куйдылар.
«Бүгенге көндә конкурентлык өстенлекләрен үстерергә мөһим, шуңа күрә Татарстанда инновацияләрне үстерүгә һәм чит ил партнерлары белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелә. Татарстан «Rohde & Schwarz» белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүдә кызыксына, чөнки югары технологияләр, әлбәттә, дәүләт һәм республика икътисадына уңай тәэсир итәчәк», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.
85 ел дәвамында компания сәнәгый һәм дәүләт кулланучылар өчен элемтә, мәгълүмат һәм куркынычсызлык өлкәсендә инновацион продуктларны җитештерә.