Франция Татарстан өчен приоритетлы партнерларның берсе булып тора. Электр энергетика, мәгълүматлаштыру, сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек үсә. Хезмәттәшлекне киңәйтү максатында бүген Марсельдә «Татарстан-Прованс-Альпалар-Зәңгәр яр» эшлекле форумы үтте.
Форум ачышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Марсель мэрының беренче урынбасары Жан Роатт әфәнде, Регион Президенты вәкиле, Икътисад сораулары буенча вәкаләтле Изабель Кампонала-Савон һәм Марсельдәге Россия Генераль консулы Сергей Молчанов катнаштылар.
Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тәкъдим итте. Ул регион территориясендә бизнес алып бару өстенлекләре, үсеш алган инвестицион инфраструктура турында сөйләде. Татарстанда 2 МИЗ, 5 УКСИҮТ, технопарклар һәм сәнәгый мәйданнар булуын билгеләде.
«Татарстан – прогрессив регион. Динамикасын икътисад үсеше, яшәү сыйфаты артуы, үсеш алган инфраструктура, кадрлар потенциалыннан күрергә мөмкин. Татарстан Хөкүмәте, Франция регионнары һәм Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгыннан актив ярдәм яхшы эшлекле мөнәсәбәтләрне урнаштыруга ярдәм итәчәк, Татарстан-Франция бизнес-берләшмәсенең үсешен тәэмин итәчәк», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Форумда Прованс-Альпалар-Зәңгәр яр регионының бизнес даирәләре белән перспектив хезмәттәшлек вариантлары каралды.
Чара нәтиҗәсендә Иннополис Университеты һәм IMERIR Үзара аңлашу турында меморандумга кул куйдылар.
Иннополис Университеты – Казаннан 45 км ераклыкта урнашкан беренче Россия ИТ-шәһәре. Аның территориясендә инвесторлар һәм резидентлар өчен МИЗ бар.
Университет информацион технологияләр һәм робототехника өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм мәгарифтә махсуслаша. 70% укытучылары – чит илләрдән. Университет бик танылган, заявкалар бөтен дөньядан килә.