Татарстан Пермь бизнесы өчен ачык

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы бүген Пермь эшмәкәрләре өчен ментор буларак чыгыш ясады. Монда ТНВ телеканалында чыгачак бизнес шоу кысаларында ике регионның хезмәттәшлеген үстерү буенча эшләр башланды.

Пермь сәүдә-сәнәгый палатасы, Инновацион һәм фәнни оешмалар ассоциациясе, «Бизнес-ментор» әгъзалары, эшмәкәрләр безнең регионны яңа яктан ачтылар һәм Татарстан территориясендә проектларны тормышка ашыру өчен перспектив якларны таптылар.

Бердәм презентацион үзәктә актуаль икътисади күрсәткечләрне һәм бердәм проектларны тормыша ашыру өчен шартларны өйрәнүдән башланды.

Татарстан бүген – күп санлы федераль инвестицион мәйданнары булган регион, алар арасында 2 МИЗ һәм 5 УКСИҮТ.

«Татарстан – Россиядә бизнесны алып бару өчен иң яхшы мәйдан. Пермь өлкәсен һәм республикабызны төрле өлкәләрдә мөнәсәбәтләр бәйли. 2018 елда Пермьдан Татарстанның капиталына 187,6 млн сум инвестиция килде. Үсеш өчен потенциал бар. Шундый бизнес-миссияләр эшлекле элемтәләрне үстерүгә һәм бердәм проектларны тормышка ашыруга ярдәм итәчәк», – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

Татарстан партнерлары алдында ачылучы мөмкинлекләр бик зур. Татарстан – үсеш алган информацион технологияләре булган амбицияле регион. Башкаладан 30 км ераклыкта «Иннополис» ИТ-шәһәре урнашкан. Аның территориясендә Россиядә бердәнбер ИТ-университеты бар, 70% укытучылары чит илләрдән килгән. Территориядә шулай ук «Иннополис» МИЗ урнашкан. «Иннополис» МИЗ – салым өстенлекләре булган инвесторлар һәм резидентлар өчен эшлекле активлык үзәге.

Делегатлар – 20 Пермь компания вәкилләре – презентация өчен рәхмәт белдерделәр, республиканың тиз үсешен билгеләделәр һәм бердәм эшкә ниятен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International