Түбән Камада «Пионер» индустриаль паркы һәм аның резидентының ачышы узды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Кытай инвесторлары Түбән Камада элек булган кирпеч заводында урнашттылар. 12 апрельдә «Пионер» индустриаль паркы һәм аның резидентының ачышы узды.

Тантаналы церемониядә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигматуллин,  Татарстанның икътисад министры Фәрит Абдулганиев, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Казандагы Кытай консулының урынбасары Чэн Вэй, «Хайер Электрикал Аплаенсис Рус» генераль директоры Сунь Чжэньхуа, «Шандунь Байкал Груп» идарәсенең рәисе Не Вей һәм «Роскамасталь» генераль директоры Чжан Юйгуй катнаштылар.

«Безнең Кытай белән дуслык һәм эшлекле мөнәсәбәтләрнең ике ил өчен мөһим проектларда тормышка ашыруга шат. Кытай – Татарстан өчен алдынгы партнер. Парк ачышы зур нәтиҗәләр китерәчәк дип ышанам. Уңышлар телим!» - дип Талия Миңнуллина котлады.

«Пионер» индустриаль паркы булган сәнәгый җитештерүләрне яхшырту һәм яңаларны оештыру максатында барлыкка килгән. Бу – эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен бөтен шартлар булган әзер бүлмәле комплекс. Алар арасында түбән аренда түләме, техник шартлар булу, дәүләт ярдәме, яңа инвестицион проектларга ярдәм итү.

«Бу – сәнәгый парклар үсешендә Түдән Камада иң мөһим вакыйга. Беренче резидент җитештерүне башлап җибәрәчәк. Татарстан Республикасы чыннан да инвесторлар, Кытай белән эшли. Бу беренче проект түгел. Haier  бар – суыткычлар, кер юу машиналары җитештерүе һәм хәзер корычны буяу заводы», – дип Рөстәм Нигматуллин билгеләде.

«Камасталь» ҖЧҖ – рулон корычын буяу буенча Россия-Кытай эшмәкәре, ул «Роскамасталь» бренды астында продукция чыгара. Компания 2017 елның 24 маенда барлыкка килгән. Бүгенге көнгә 104 эш урыны булдырылды. Чит ил инвестицияләр күләме – 600 млн сум. Проектлы күәт – елга 100 мең тоннага кадәр. Җитештерү тәмамланмаучы технологик процесс контроле системасы белән җиһазланган.

«Камасталь» «Haier» компаниясе өчен көнкүреш техника корпуслары өчен корыч әзерли. Үз җитештерүендә компания экологик чиста материаллардан буяуларны куллана. Продукция төрле сәнәгатьләрдә материаллар буларак кулланыла.

«Түбән Кама нефтехимия, нефть эшкәртү буенча эре сәнәгый үзәк булып тора. Без кече һәм урта бизнес өчен шартлар барлыкка килүнең кирәклеген аңлыйбыз. Әлеге кооперация һәм нәтиҗәләр мисалы – Инвестицион үсеш агенлыгы ярдәмендә. Талия Миңнуллина Сезгә һәм Шәһәрләр үсеш фондына рәхмәт белдерәбез», – дип Айдар Метшин рәхмәтләде.

«Мин Түбән Камага килүгә һәм завод ачышында булырга шат. Казандагы Кытай Генераль консуллыгы исеменнән котлыйбыз. Хәзерге моментка инвестицияләр Кытай компанияләренең инвестицияләре өчен мисал булып торачак», – дип Чэн Вэй әйтте.

Haier корпорациясе исеменнән Сунь Чжэньхуа котлады.

Бүгенге вакыйга Татарстанда инвестицион климатның иң яхшы булуын дәлилли.

«Камастали» баш инвесторы – Не Вэй – шулай ук республика җитәкчелеген һәм Инвестицион үсеш агентлыгын рәхмәтләде һәм Татарстанның инвестицияләү өчен Россиядә иң сөйкемле регионнарның берсе булуын билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International