Татарстан Республикасы Хөкүмәте муниципаль районнарны үстерү һәм төбәк икътисадын ныгыту буенча масштаблы эш алып бара. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән бергә Әлмәттә районның инвестицион үсеше буенча стратегик сессия үткәрде, аның кысаларында 2050 елга кадәр әлмәтлеләрнең тормыш эшчәнлеге стратегиясен эшләү буенча чаралар планы тәкъдим ителде.
«Әлмәт районының 2050 елга кадәр үсеш стратегиясен эшләп, без аны тормыш өчен дә, Россия һәм чит ил инвесторларының проектларын гамәлгә ашыру өчен дә тагын да кызыклырак һәм уңайлырак итәргә омтылабыз. Икътисадның югары технологияле тармакларын, импортны алыштыручы производстволарны үстерү юлы белән без алдагы елларга ныклы финанс фундаментын салабыз», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Сессиядә экспертлар арасында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.
Чарада җирле үзидарә органнары, эре предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре һәм мәдәният үзәкләре вәкилләре катнашты.
Сессия нәтиҗәләре буенча район үсешенең стратегик күзаллавын алга таба бергәләп формалаштыру максатында төрле юнәлешләр буенча эшләү өчен экспертлар төркемен формалаштыру турында карар кабул ителде.
«Әлмәт районының зур инвестицион потенциалы бар. Без масштаблы проектларны гамәлгә ашырырга, бизнес алып бару өчен бөтен шартлар тудырырга әзер», – дип йомгаклады Айрат Хәйруллин.
Эш визиты кысаларында Талия Миңнуллина шулай ук «Татнефтегазпереработка» идарәсендә булды. Алты нефть ятмаларын эшкәртә торган «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең икътисадый эшчәнлегенә зур игътибар бирелде.
Бүген «Татнефтегазпереработка» – куәтле, нәтиҗәле эшләүче җитештерү комплексы. Татарстан территориясендә юлдаш нефть газының 96 проценттан артыгы халык хуҗалыгында кулланыла, һәм бу – Россиянең нефть чыгару компанияләре арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.
Әлмәт торба заводы җитәкчелеге – Идел буенда югары сыйфатлы тышкы өслекле электр белән эретеп ябыштыру торбалары җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе белән Россия төбәкләренә продукция китерүне арттыру буенча сөйләшүләр үткәрелде. Завод кече һәм урта диаметрлы торбалар чыгару белән шөгыльләнә. 2002 елдан башлап Берләшкән металлургия компаниясе составына керә.
Хәзерге икътисадны глобальләштерү шартларында кеше капиталы регионнарның конкуренциягә сәләтлелек нигезе булып тора. Татарстанда белгечләрне системалы әзерләүгә зур игътибар бирелә. Шуның белән бәйле рәвештә Талия Миңнуллина Әлмәтнең нигез белем бирү учреждениеләре – киләчәк «Алнас» колледжы, «Кванториум» балалар технопаркы һәм Әлмәт дәүләт нефть институты студентларының эшләрен бәяләде һәм Татарстан территориясендә проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында сөйләде.
Бүгенге көндә республикада өч балалар технопаркы уңышлы эшләп килә – Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә. Финанслау республика һәм федераль бюджеттан гамәлгә ашырыла, шулай ук аларны гамәлгә ашыручы предприятиеләр, инвесторлар һәм бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп ителә. Сыйфатлы нәтиҗәләргә таянып, Татарстанда «Кванториум»ны Татарстан башкаласында да гамәлгә ашыру аша балалар һәм яшьләрнең төрле яклап үсеше өчен уникаль мохитны масштаблаштыру эше бара.