Россия-Кытай диалогы төзелгән

2019 елның 17 мае, җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Мәскәүдә «Россия-Кытай диалогы» форумында катнашты. Чара Россия һәм Кытай арасында сәүдә-икътисадый һәм инвестицион мөнәсәбәтләрне үстерү, шулай ук илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 70 ел тулу уңаеннан оештырылды. Форум Россия яшьләр берлеге һәм Дуслык, тынычлык һәм үсеш Россия-Кытай комитеты белән берлектә Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләрнең Рус-Азия берлеге тарафыннан оештырылган.

«Без Россия-Кытай дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында регионара хезмәттәшлекне үстерүгә шат. Бүген Кытай хакимияте һәм бизнесы вәкилләре белән конструктив диалог төзеп, без уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм илләрнең товар әйләнешен арттыру перспективаларын киңәйтәбез. Татарстан – бизнес алып бару өчен иң яхшы шартлар булган Россиянең әйдәп баручы регионы. Республика территориясендә күп кенә эре Кытай компанияләренең, шул исәптән Haier һәм Huawei проектлары уңышлы тормышка ашырыла», – дип билгеләде Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Форум спикерлары бертавыштан билгеләп үткәнчә, хәзер Россия һәм Кытай мөнәсәбәтләре иң яхшы дәрәҗәдә.

«Кытай эшкуарлары һәрвакыт Россия инвестицион киңлегендә үзләрен ышанычлы хис итәләр, шулай ук россиялеләрнең проблемалары да юк. Без инвесторларны проблемалардан саклау, аларның илдә иң уңайлы булу шартларын булдыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Бүген Россия Кытайга юнәлгән, һәм Кытай Россиягә юнәлгән», – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Россия-Кытай дуслык һәм үсеш комитеты рәисе Борис Титов.

Үз чыгышында Россия һәм Кытай арасындагы илләр һәм регионнар икътисадларын ныгытуда мөнәсәбәтләрнең аерым ролен Кытай Халык Республикасының Россиядәге Илчелегенең сәүдә-икътисадый мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ли Цзинюань да билгеләде.

«Без киләчәккә оптимизм белән карарга һәм безнең мөнәсәбәтләрдә – икътисадый мөнәсәбәтләрдә – хәзерге вакытка караганда тагын да уңышлырак һәм үзара файдалы нигездә булсын өчен тырышырга тиеш», – дип теләде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Владимир Жириновский һәм Кытай бизнесын Россиягә чакырды, безнең ил инвесторлар үзләрен уңайлы хис итә торган уңай шартлар гарантияли дип билгеләп үтте.

Форум кысаларында Кытай буенча ТОП-экспертлардан бизнес-кейслар, шулай ук заманча трендлар һәм Кытай Халык Республикасында бизнес үсеше мөмкинлекләре каралды. Моннан тыш, эшмәкәрләр үз проектларын тәкъдир иттеләр, аннары B2B очрашуларда хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International