Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең эре эшлекле күргәзмәсе президенты: «Без монда булу, KazanSummit һәм Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы белән хезмәттәшлек итү белән бәхетле»

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

24-26 апрельдә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисадый саммитының масштаблы программасы узды. Теркәлгән кунаклар саны 3,6 мең кешедән артып китте. Russia Halal Expo күргәзмәсендә 100гә якын экспонент тәкъдим ителде, индустриаль парклар күргәзмәсендә – 35. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кунаклары зур активлык һәм кызыксыну күрсәттеләр.

- Бу чара – Россиядә инвесторларны җәлеп итү буенча иң мөһим вакыйгаларның берсе. Әлеге мәйданчыкның ничек үсүен һәм кунакларга кызыклы контент тәкъдим итүен күрү бик күңелле. Бу – хезмәттәшлек өчен бик яхшы платформа, - дип белдерде журналистларга Дубайда (БГӘ) ел саен уздырыла торган AIM (Annual Investment meeting) күргәзмәсе президенты Давуд Әл Шезави әфәнде.

Шезави әфәнде саммиттан уңай хис-кичерешләре белән уртаклашып, Дубай мероприятиесе тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итте. Ул искәрткәнчә, AIM күргәзмәсе беренче тапкыр 2011 елда уздырылган иде. Хәзер бу – халыкара киңлектә инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә иң зур вакыйга.

- AIM бу чарада үзләрен һәм үз потенциалын тәкъдим итә алырлык төрле илләр белән эшли. 2019 елның апрелендә ул 9 нчы тапкыр узды, анда 145 ил һәм берничә югары кунак катнашты, алар арасында – Татарстан Республикасы, Чечен Республикасы, Нигерия, Боливиянең беренче затлары. AIM вакытында 50дән артык чара уза, шул исәптән бизнес һәм бизнес, бизнес һәм хакимият арасында турыда –туры күргәзмә һәм очрашулар була, – дип сөйләде Шезави әфәнде.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан AIM да башыннан бирле һәм иң югары дәрәҗәдә катнаша.

- Бу республикага дөньяга ачылырга, күбрәк инвесторларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Безнең төп бурыч – очрашу урынын булдыру, аның белән яңа мөнәсәбәтләр башлана торган мәйданчык булдыру. Без әлеге чарада катнашучыларның уңышларын күзәтәбез, – дип ассызыклады Шезави әфәнде.

Мисал итеп ул «Тесла» компаниясен китерде, аның беренче мәйданчыгы AIM өчен нибары 9 квадрат метр тәшкил итте. Мондый тәҗрибәне исәпкә алып, күргәзмәне оештыручылар стартапларны алга җибәрү мөмкинлекләрен үстерүгә басым ясадылар, шул исәптән питч–сессия форматында. AIM-2019 кысаларында питч-сессиядә Татарстаннан стартап җиңүче булды.

- Без монда булу, Kazansummit һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән хезмәттәшлек итү белән бәхетле. Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны, Талия Миңнуллинаны һәм Агентлыкның барлык вәкилләрен дөньяның 73 иленнән вәкилләр җыя торган шундый матур мәйданчык булдыруы белән котларга телим, – дип йомгак ясады Шезави әфәнде.

- Безнең форумның нәкъ менә шул регион экспертыннан алган мондый югары бәяләве безгә бик мөһим. Ул саммитны оештырганда без форматларны һәм контентны дөрес сайлавыбызны раслый, бу безнең кунакларның санын һәм дәрәҗәсен исәпкә алып бик мөһим, – дип билгели Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – Саммит – регионны алга этәрү һәм аңа бөтендөнья инвестицион базарының эре катнашучыларын җәлеп итү буенча нәтиҗәле һәм кызыклы чаралар оештыру мисалы. Ышанам, безнең тәҗрибәгә башка төбәкләр дә ихтыяҗ булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International