Балаларга инвестиция биреп, киләчәккә инвестициялибез!

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы «Урман утырту көне» республика акциясен тормышка ашыру кысаларында 1-нче Казан интернат-мәктәбе һәм 7-нче Казан интернат-мәктәбе территориясен яшелләндерде. Коррекция мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр чыршы, юкә, миләш, карагай утыртуда актив катнаштылар һәм яшел үсентеләрне ничек карарга кирәклеген игътибар белән тыңладылар.

Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина балаларга шәхси үсеш, һөнәри үсешләрендә уңышлар теләде һәм белем бирү процессларын оештыру өчен Haier маркалы телевизорлар бүләк итте. Бу модельләрне Татарстанда 2019 елның көзендә «Яр Чаллы» УКСИҮТ җитештерә башлаячак. Алдан Россия һәм БДБ илләре базары өчен җитештерү күләме елына 300 мең берәмлек тәшкил итәчәк.

«Балалар, без утырткан агачларга су сибегез. Табигатьне сакларга һәм аның байлыкларын карарга кирәк, дөньяда алар күп калмады. Ә иң мөһиме – яхшы укыгыз һәм талантларыгызны үстерегез. Сезгә, чыннан да, бик ошый, чөнки киләчәктә бу сезнең һөнәр һәм яраткан эшегезгә әверелергә мөмкин.  Бүгенге уртак хезмәтебез һәм бүләкләр сезгә файда китерер дип ышанам», – дип теләде Талия Илгиз кызы.

Инвестицион үсеш агентлыгы, социаль җаваплы команда буларак, коррекция интернат-мәктәпләреннән һәм балалар йортларыннан балаларны адаптацияләү, һөнәри юнәлеш бирү һәм социальләштерү кирәклеген аңлый. Бу юнәлештә «Трамплин» хәйрия фонды белән берлектә зур эш алып барыла.

«Физик һәм акылга зәгыйфь, имин булмаган гаиләләрдәге балалар бик сәләтле. Һәркем бик теләп рәсем ясый, бии, футбол уйный. Әмма аларга игътибар итәргә кирәк, аларны ачарга кирәк, шуңа күрә без яңа күнекмәләр алу өчен өстәмә үсеш программаларын булдырабыз, экскурсияләр оештырабыз, төрле чаралар үткәрәбез. Мондый караш вакытында балаларның чыннан да үзгәрүе күренеп тора», – дип билгеләп үтте «Трамплин» фонды җитәкчесе Эльвира Осокина.

Балалар шәһәркүләм конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнашалар. Беренче санлы интернат-мәктәпнең футбол командасы һәм чер-лидерлар командасы Казанның коррекция мәктәпләре арасында иң яхшылары дип табылды. Балалар «Россия-Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында үткәрелә торган Russia Halal Expo 2019 күргәзмәсендә рәсем ясау һәм лепка кебек мавыгуларны уңышлы күрсәттеләр. Аерым стендта холстта язылган картиналар һәм эшләнмәләр тәкъдим ителде. Шулай итеп, ике көн эчендә күргәзмә-ярминкәдә балаларга ярдәм йөзеннән 90 мең сум акча җыелган иде. Рәхмәт йөзеннән балалар Талия Миңнуллинага саммит логотибы төшерелгән стринг арт техникасында эшләнгән картина (кадакчалы тактага җепләр сузып) һәм үз куллары белән Татарстан гербы төшерелгән мендәр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International