Россия һәм чит ил экспертлары Казанда цифрлы киләчәк төзиләр

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Казанда мәгълүмати технологияләр һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендә иң мөһим Россия вакыйгаларының берсе – XIII ITSF цифрлы форумы уза, аны гадәттәгечә ICL компаниясе үткәрә.

Форумда атом энергетикасы, ЭСК, финанс секторы, нефть-газ комплексы, энергетика, металлургия, сәнәгать буенча 300дән артык компания вәкилләре катнаша.

Форум кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Россия, Израиль һәм Кытай вәкилләре белән перспектив хезмәттәшлек урнаштыру һәм Татарстанда производстволарны локальләштерү мөмкинлеге буенча сөйләшүләр алып бара.

«Татарстан – инновацион регион. Югары технологияләр – безнең хәзерге заманыбыз. Республикада цифрлы икътисад эрасына күчү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Интернет әйберләргә багышланган саммит берничә ел рәттән нәкъ менә бездә үткәрелә.

Технологик стартаплар республикада югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында ярдәм һәм үсеш таба. Моннан тыш, ИТ-белгечләр өчен Россиянең беренче Иннополис шәһәре булдырылган, анда салым ташламалары һәм преференцияләре эшли.

Бүген ITSF форумында без Россия һәм чит ил экспертларының иң яхшы тәҗрибәсен өйрәнәбез, трендлар формалаштырабыз һәм цифрлы киләчәкне бергәләп төзү өчен элемтәләр урнаштырабыз», – дип уртаклашты Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Цифрлы трансформация – предприятиеләр белән идарә итүдә төп бурычларның берсе буларак – ITSF форумының барлык тематик мәйданчыклары диярлек телгә алына.

«Татарстанда IT-тармак үсешенең төп юнәлешләренең берсе – предприятиеләрне цифрлы трансформация шартлары һәм мөмкинлекләрен булдыру. Шуның аркасында бүгенге көндә республика цифрлы икътисадка күчү мәсьәләсе буенча иң уңышлы регионнар исемлегенә керә.

Җитәкчеләр цифрлы икътисад кысаларында дәүләт секторын, бизнесны һәм җитештерүне ничек үзгәртеп корырга, хезмәт нәтиҗәлелеген арттырырга тиешлекне аңларга тиеш. Корпоратив инновацияләр хисабына яңа алымнар эзләргә, эчтән бурычлар формалаштырырга һәм чит ил карарында альтернатива табарга кирәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин.

ITSF форумы яңа казанышларны күрсәтү, яңа технологияләр алмашу, дәүләт, бизнес һәм халык ихтыяҗына юнәлдерелгән киң гамәли бурычларны хәл итү мәйданчыгы булып тора.

Пленар утырышта дәүләт һәм корпоратив инновацияләр роле предприятиеләрне цифрлаштыру процессларында җентекләп өйрәнелде.

«Теләсә нинди инновацияләр нәтиҗәлелеккә китерә. Безнең өчен инновацияләр үсеше, беренче чиратта, бу – корпоратив акселерация», – дип ассызыклады Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

Экспертлар стартаплар «үсә» генә калмыйча, резидентлар буларак, үз продукциясен, шул исәптән чит ил базарларында сату белән дә шөгыльләнә алган урыннарны билгеләделәр, алар арасында югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы.

Пленар сессия кысаларында технологик экосистема, ясалма интеллект һәм акыллы җайланмалар, цифрлаштыру, киберкуркынычсызлык, тармак цифрлаштыру өлкәсендәге төп закон директивлары кебек актуаль темалар турында фикер алыштылар.

Быел форумда катнашучылар саны 2 меңгә кадәр арткан. ITSF кырларында «ICL Системные технологии» компаниясенең технологик чишелешләренең һәм форум партнерларының масштаблы күргәзмәсе киң җәелдерелгән. 700 квадрат метрдан артык мәйданда 56 технологик стенд тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International