Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы Ерак Көнчыгыш белән хезмәттәшлекне киңәйтә

2019 елның 7 июне, җомга

Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы инвестицияләрне җәлеп итү һәм экспортка ярдәм итү буенча Ерак Көнчыгыш агентлыгы белән хезмәттәшлек итү турында Килешүгә кул куйды.

«Татарстан регионара элемтәләрне ныгытырга тели. Татарстан һәм Ерак Көнчыгыш арасында уртак күп, шул исәптән узып киткән үсеш территорияләре, шулай ук Азия илләре белән актив үсә торган мөнәсәбәтләр, беренче чиратта, Татарстанның ТОП-5 инвесторына кергән Кытай белән», – дип белдерде Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Килешү нигезендә чаралар планы мәгълүмат хезмәттәшлеген, инвестицион проектларны җәлеп итү һәм гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә уртаклашуны, бизнес-миссияләр оештыруны, яклар территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтүне күздә тота.

«Без инвестицияләр җәлеп итү буенча иң яхшы тәҗрибәләр Ерак Көнчыгышка килсен өчен регионнар белән актив хезмәттәшлек итәбез. Без инвестицион климат формалаштыруда югары казанышлар күрсәткән һәм Россия һәм чит ил инвесторларының игътибарын алучы регионнарның тәҗрибәсен өйрәнергә җыенабыз», – дип белдерде Инвестицияләр җәлеп итү һәм экспортка ярдәм итү буенча Ерак Көнчыгыш агентлыгы генераль директоры Леонид Петухов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International