Urban Space 2019да Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы шәһәр төзелешенең заманча тенденцияләрен тәкъдим итәчәк

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

27 июньдә Санкт-Петербургта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Urban Space 2019 форумының стратегик сессиясендә чыгыш ясаячак.

Бүгенге көндә Татарстан – инвесторлар бәяләве буенча Россиянең иң кызыклы регионнарының берсе. Шәһәр төзелеше, уңайлы шәһәр тирәлеген үстерүгә зур игътибар бирелә.

«Заманча шәһәрләр – ул динамик рәвештә үсә торган организмнар. Шәһәр төзелеше өлкәсендә инвестицион проектларны тормышка ашырганда, аерым алганда, Казан шәһәренең тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясен формалаштырганда, без иң яхшы тәҗрибәләрне кулланабыз, шәһәрлеләрнең һәм инвесторларның мәнфәгатьләрен исәпкә алабыз. Үз эшебездә без хезмәттәшлекнең төрле рәвешләрен кулланабыз, инвесторларны җәлеп итәбез, дәүләт-хосусый партнерлык вариантлары эшлибез.

2018 елда Татарстанда ике биш йолдызлы урнаштыру объекты ачылды: Kazan Palace Hotel by Tasigo кунакханәсе, ул Төркия инвесторлары тарафыннан «Шамов хастаханәсе» мәдәни мирас объекты бинасында башкарылды һәм Болгарда Kol Gali Resort & SPA проектын реконструкцияләү проекты булды, ул киләчәктә халыкара чаралар үткәрү үзәге булачак.

Төркия Татарстан Республикасының төп партнерларының берсе булып тора. Чаллыда Sunrise City уникаль торак комплексының инвесторы шулай ук Төркиянең «Кастамону Энтегре» компаниясе булды. Комплекс сәламәтләндерү-ял итү үзәгеннән, торак булмаган биналарга салынган күп катлы йортлардан, җир асты парковкасыннан һәм сәүдә павильоннарыннан тора.

YIT фин компаниясе Татарстанда иң заманча технологияләр кулланып югары сыйфатлы торак йортлар һәм объектлар төзи.

Хәзер без япон технологияләрен дә үзләштерәбез – аз катлы торак комплексы төзелеше буенча зур инвестицион проектны гамәлгә ашыруга әзерләнәбез. Тиешле килешүгә «Ида Санге Рус» япон компаниясе белән кул куелды. Төзелешнең ышанычлы фахверк технологиясе, сертификацияләнгән материаллар һәм сыйфат стандартлары, эргономик планировкаларның күптөрлелеге – проектны экспертиза барышында без бәяләгән компаниянең өстенлекләре», – дип билгеләде Талия Миңнуллина.

Urban Space – күчемсез милек базары лидерларының еллык эшлекле очрашуы. Түгәрәк өстәл артында җанлы дискуссия форматында профильле дәүләт структуралары, банклар, эре девелопер һәм риэлтор компанияләре җитәкчеләре түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак:

  • Төзелеш тармагы лидерлары составы ничек үзгәрәчәк?
  • Киләчәктә альянс девелоперларны планнарны тормышка ашыру көтергәме?
  • Проектларының табышлылыгының кимүе VS сыйфатка карата таләпләр арта тору: якындагы елларда шәһәрләр үсеше курсын нәрсә бирәчәк?
  • Киләчәк девелопмент икътисады: нәрсә эшләргә?
  • Девелоперларның инвестицион аппетиты – регионнарга экспанс буенча планнар.
  • Урта сроклы перспективада Россия төзелеш бизнесына ни йогынты ясаячак?
  • Бизнес, хакимият һәм шәһәр халкы мәнфәгатьләрен ничек хәл итәргә? Бөтендөнья һәм Россия тәҗрибәсе.
  • Россиядә үз бизнесын үстерү өчен агымдагы вазгыятьне ничек кулланырга?
  • Яңа буын сатып алучылар өчен яңа формат.
  • Төзелеш бизнесы шәһәрлеләрнең тормыш стильләрен үзгәртүгә әзерме?
  • Торакка яңа таләпләр белән бәйле рәвештә нинди форматлар һәм икътисадый модельләр барлыкка килә?
  • «Яңа буын» күчемсез милек форматлары шәһәрләр һәм бизнес үсеше драйверы булачакмы?
  • Яңа базар шартларында инновацияләр урыны. Девелопер проектларының эко-статусы ТК сайлаганда хәлиткеч факторга кайчан әверелә?
  • Соры пояс – инде соры түгел? Шәһәрләр үсеше драйверлары буларак редевелопмент проектлары.
  • КОТ – нинди «җәнлек» һәм аны нинди киләчәк көтә? Тормышка ашырганда тәвәккәллекне ничек киметергә.
  • Торак мохит яки торак метрлар. Девелопер һәм архитектор өчен принципиаль аерма нәрсәдә.

Үз соравыңны бир! Шәһәр тирәлеген үстереп, илебезне үстерәбез!

Чараны оештыручы – Urban Awards торак күчемсез милек өлкәсендә төп премия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International