Татарстан һәм Ерак Көнчыгыш: яңа проектлар юлында

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Ерак Көнчыгыш федераль округы хакимияте һәм бизнес вәкилләре эшлекле программа белән Татарстан Республикасында булдылар. Регионнарның мөнәсәбәтләре бүген тиз үсә. Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Ерак Көнчыгыш инвестицияләрне җәлеп итү һәм экспортка ярдәм итү агентлыгы хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар. Нәтиҗәле хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру буенча сөйләшүләр Казанда дәвам итте.

«Татарстан регионара элемтәләрне ныгытуга ярдәм итүче чараларда актив катнаша. Татарстан һәм Ерак Көнчыгышның уртак яклары күп, шул исәптән алгарышлы узып киткән үсеш территорияләр, шулай ук Азия илләре белән актив үсә торган мөнәсәбәтләр. Татарстан һәм Ерак көнчыгыш регионнары, шул исәптән, чит ил инвесторларын җәлеп итү һәм мөнәсәбәтләрне үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу, беренче чиратта, Татарстанның 5 инвесторы булган Кытай белән аралашу нокталарын таба алалар», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.

Татарстан – инновацион регион. Татарстанның цифрлы икътисад эрасына күчү үзенчәлекләрен кунакларга Россиянең беренче ИТ-белгечләре өчен Иннополис шәһәрендә күрсәттеләр, аның территориясендә салым ташламалары һәм преференцияләре булган махсус икътисадый зона эшли. МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бизнес-проектларны алга этәрүдә һәм гамәлгә ашыруда, мәгълүмати-инновацион эшчәнлекне үстерү буенча форумнар, семинарлар һәм конференцияләр үткәрүдә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International