Татарстан Республикасына Россия-Америка эшлекле миссиясе

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Индустриаль парклар ассоциациясе һәм Россиядә Америка сәүдә палатасы бизнес-миссия белән Татарстанга килде. Республиканың инвестицион үсеш агентлыгында AmCham дәүләт органнары белән эш итү буенча вице-президенты Наталья Шнайдер башлыгында делегациядә катнашучыларга бизнес алып бару һәм җитештерүне локализацияләү шартлары турында сөйләделәр, агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина чит ил компанияләре белән аралашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Безнең хезмәттәшлек ныгыр һәм без мондый чараларны даими рәвештә оештыра алабыз дип ышанам, чөнки кешеләр Россия регионнарында ниләр булганын үз күзләре белән күргән саен, ә Татарстан бүген күп күрсәткечләр буенча алда бара, безнең икътисад һәм партнерлар өчен шулкадәр яхшырак булачак», – дип билгеләде Талия Миңнуллина.

Россиядә, БДБ илләрендә һәм дөнья аренасында регион күп күрсәткечләр буенча алда бара. Беренче чиратта, бу республикада формалаштырылган инвестицион климатка кагыла.

«Бездә хакимиятнең тотрыклылыгы, без һәр инвесторга кергәндә бирелә торган килешүләрне һәм вәгъдәләрне үтибез, инвестицион процесста катнашучы һәр якның инвестицион эшчәнлек субъектлары тарафыннан башкарылуын төгәл күзәтеп барабыз», – дип ассызыклады агентлык җитәкчесе.

АКШ инвесторларына бу хакта яхшы билгеле. 2018 елда Америка компанияләре Татарстан территориясендә проектларга кертемнәр күләме буенча беренче урынга чыктылар. Дөньяда санкцияләр һәм сәяси хәлләр чит илләр белән проектларны тормышка ашыруга ничек йогынты ясый дигән сорауга ТР ИҮА башлыгы сәясәтне һәм икътисадны төгәл билгеләде һәм шундый ук шартларда бер генә компания дә Татарстанда үз эшчәнлеген туктатмады, дип билгеләде.

Инвестицион үсеш агентлыгы «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли, һәр проект өчен иң яхшы шартлар сайлап алына: сәнәгать мәйданчыклары, офислар, партнерлар, финанс модельләре, дәүләт ярдәме чаралары, стратегик хезмәттәшлек планы эшләнә.

Визит барышында уртак делегация шулай ук «Алабуга» махсус икътисадый зонасының сәнәгать мәйданчыкларында һәм AmCham әгъзалары - «3М Волга» һәм «Форд Соллерс Алабуга» компанияләренең производстволарында, шулай ук «Мастер» Кама индустриаль паркында булды, «Химград» технополисының «Имплант», ТЭМЗ, Татарстан Республикасы биотехнологияләр инжинирингының төбәк үзәге (инжиниринг һәм консалтинг ярдәме) һәм «Данафлекс-Нано» (Россиядә һәм БДБ илләрендә сыгылмалы төрү материалларын җитештерү буенча базар лидеры) резидентларында булдылар.

Технополисның генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин кунакларга полимерларны икенчел эшкәртү, аеруча нык тротуар плиткасы фактурасы, саклагыч һәм лак-буяу катламнары, алюминий һәм пластик профильләрнең үзенчәлекләре, приборлар төзү, медицина һәм фармацевтика юнәлешләре, көнкүреш химиясе белән тәэмин итү, сәнәгать предприятиеләре өчен махсус аяк киеме әзерләү, нефть-промысел химиясе аспектлары турында сөйләде. Стратегик сессия кысаларында индустриаль парклар тармагын үстерү перспективалары һәм, катнашучы оешмалар потенциалын исәпкә алып, өч елга Ассоциациянең бурычлары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International