Татарстанда әзер дару формалары өчен чимал җитештерергә планлаштыралар

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында «ФармМедПолис ТР» һәм «Фармгид» ЯАҖ медицина кластеры арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. Килешү нигезендә Һиндстан инвесторы, аерым алганда, әзер дару формалары өчен чимал җитештерүне – API (актив фармсубтсанцияләр) – Татарстан медицина сәнәгать паркы территориясендә урнаштырырга планлаштыра.

«Безнең өчен сәламәтлек саклау тармагы өстенлекле булып тора. Бу Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясендә дә, Россиянең милли проектларында да чагылыш тапкан, шуңа күрә ышанычлы партнерлар булу бик мөһим. Моның өчен без хәтта медицина үсеше өлкәсендә аерым институт – Татарстан Республикасының Фарммедполисын булдырдык. Без якындагы елларда бу өлкәдә булган инвестицион юнәлешләрне ябарбыз дип өметләнәбез. Гомумән Россиядә дару препаратларына, җиһазларга, технологияләргә ихтыяҗ зур. Күп юнәлешләр буенча бездә, чыннан да, үсеш зонасы», – дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм уртак проектларны тормышка ашыру өчен Агентлык кадрлар, таможня процедуралары һәм үз компетенцияләре кысаларында кирәкле барлык ярдәм күрсәтергә әзер булуын ассызыклады.

«Фармгид» ЯАҖ – эшчәнлеге арзан һәм сыйфатлы дару чаралары күрсәтү хисабына кешеләрнең сәламәтлеген яхшыртуга юнәлдерелгән халыкара фармацевтика компаниясе вәкиле. Компания инде 10 елдан артык эшли һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә күп кенә программаларны гамәлгә ашыра, фармацевтика продукциясен һәм медицина техникасын, Россия һәм БДБ территориясендә чыгым материалларын тарату белән шөгыльләнә.

«Без дистрибьюторлык белән шөгыльләнәбез, Россия заводларының 70 процентына чимал китерәбез. Татарстанда башта субстанцияләр чыгарырга булдык, киләчәктә әзер препаратлар белән дә вариантны карый алабыз. Җитештерүне җәелдерү мәйданчыгы безгә бик ошады. Мин үз проектларымны Һиндстаннан җибәрдем, алар әлеге бина өчен проект әзерлиләр», – дип уртаклашты компаниянең генераль директоры Бхусан Бхарат.

«Инвестицион үсеш агентлыгына һәм «Фармгид»ка уртак максатларны тормышка ашыруда нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерәбез. Озак еллар нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышанам», – дип ассызыклады «ТР ФармМедПолис» кластеры президенты Альберт Гайфуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International