Haier индустриаль паркының беренче предприятиесе – кер юу машиналары заводы

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Яр Чаллыда кер юу машиналары җитештерү буенча завод һәм Haier индустриаль паркын ачу тантанасы булды. Чарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Haier Group генераль директоры Чжан Жуйминь, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Завод төзелеше бер ел элек башланды. Производствоның беренче чираты елына 500 мең кер юу машинасы чыгаруны күздә тота. Өстәмә линияне эшләтеп җибәргәч, җитештерү күләмен икеләтә арттыру планлаштырыла. Предприятиедә 300дән артык эш урыны булдырылачак. Бу – республика территориясендә Кытай корпорациясенең икенче предприятиесе. 2016 елда Автошәһәрдә суыту техникасы җитештерү буенча завод ачылды.

Игорь Комаров ачылыш тантанасында чыгыш ясап, Кытай белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек Идел буе федераль округы төбәкләре, аерым алганда, Татарстан Республикасы өчен өстенлекле юнәлеш булып тора, дип билгеләп үтте.

«Haier компаниясенең Яр Чаллыда җитештерүен киңәйтү Россия белән Кытай арасындагы элемтәләрне үстерүдә мөһим роль уйный, үзара файдалы хезмәттәшлеккә ярдәм итә. Корпорациянең Татарстанда җитештерүне үстерүгә планнары зур булуын билгеләп үтәсем килә. Haier индустриаль паркын ачу Россиядә көнкүреш электроникасы җитештерүенең иң яхшы дөнья стандартларына туры килә торган югары технологияле паркны эшләтеп җибәрү юлында беренче адым булачак», – дип ассызыклады вәкаләтле вәкил.

«Кичә Мин Россия Президенты Владимир Путинга Кытай партнерларыбыз белән яңа завод ачу турында хәбәр итү мөмкинлегем бар иде. Президентыбыз бу проектны тулысынча хуплый. Мин ышанам, бу әле зур юлның башы гына. Бу Россия – Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында зур проект», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук паркта Haier компаниясенең төрле көнкүреш техникасы: телевизорлар, туңдыру җайланмалары, электр кухнясы җайланмалары чыгару буенча җитештерү егәрлекләре урнаштырылачак. Моннан тыш, монда металл эшкәртү һәм пенопласттан детальләр җитештерү заводлары, склад комплексы, тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге һ. б. урнашачак.

«Haier индустриаль паркы – Россиядә Кытайның иң эре чимал булмаган проекты. Дуслык һәм ныклы эшлекле мөнәсәбәтләр регионнар һәм илләребез икътисады үсеше өчен әһәмиятле проектларда чагылдырылуына без бик шат. Югары хезмәт хакы белән эш урыннары булдыру да, безгә килгән югары технологияләр дә зур әһәмияткә ия. Корпорация алдынгы тәҗрибәне, шул исәптән менеджмент технологияләре өлешендә дә, танылган ун дөнья компаниясе исемлегенә керә. Паркны ачу һәм актив уртак эш барышында җитештерүне эшләтеп җибәрү безгә зур нәтиҗәләр китерер дип ышанам», – дип Талия Миңнуллина белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International