Муниципалитетларның үзара хезмәттәшлегеннән дәүләтләр икътисадын ныгытуга кадәр

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Казанда хакимият вәкилләре һәм Төркия инвесторлары TDBB Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге делегациясе белән хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр.

«Берлек максатларының берсе – Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләрне үстерү, шул исәптән илләр һәм регионнар арасында товар әйләнешен арттыру. Мин Татарстанда беренче тапкыр, республикадан да, Казаннан да бик канәгать, һәм бу сезнең регионга ешрак килү теләген тудыра. Без берлекләр һәм дәүләтләр арасында кардәшлек мөнәсәбәтләрен киңәйтүгә юнәлгән», – дип Республиканың инвестицион үсеш агентлыгында төрки дөнья муниципалитетлары берлеге президенты, Конья шәһәре мэры Угур Ибраһим Алтай билгеләде.

Татарстанның муниципаль берәмлекләре Төркиянең 17 шәһәре белән тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштырган. TDBB берлеге барлык дәрәҗәләрдә муниципалитетлар арасында элемтәләр урнаштыруда ярдәм итә. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре берлеге Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге әгъзасы булып тора. 2014 елдан TDBB директорлар Советында Татарстан вәкиле булып Түбән Кама муниципаль районы башлыгы – Түбән Кама мэры Айдар Метшин тора.

«Мондый мәртәбәле делегацияне сәламләү безнең өчен зур дәрәҗә. Без бу визит яңа килешүләр рәвешендә нәтиҗә бирер, һәм без алга таба уртак эш планын төзербез дип өметләнәбез. Төркия Республикасы бүген – безнең беренче инвесторыбыз, ул соңгы 10 елда Татарстан икътисадына 2 млрд. сумнан артык инвестицияләр кертте инде. Рухи бердәмлек – уртак тарих, мәдәният, гореф-гадәтләр мөнәсәбәтләрне, шул исәптән икътисади мөнәсәбәтләрне озак сроклы үстерүгә нигез бирә», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.

Республикада Төркиянең «Кастамону Энтегре», «Хаят Кимья», «Шишеджам» һ.б. әйдәп баручы компанияләре үз проектларын актив үстерә. Иң эре инвесторларның берсе – «Шамов хастаханәсе» мәдәни мирас объекты бинасы – хәзер Kazan Palace Hotel by Tasigo биш йолдызлы кунакханәсе. Илләр һәм регионнар арасында мөнәсәбәтләр киң спектрга ия. Эшлекле визит кысаларында Төркия делегациясе Татарстанның инвестицион инфраструктурасы белән танышачак, аерым алганда, нефть химиясе, нефть эшкәртү буенча эре сәнәгать үзәгенә – «Түбән Кама» социаль-икътисади үсеш алган территориягә барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International