Ондынсын Уразалин Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерү яклы

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Казахстан Республикасының Аким Ондынсын Уразалин җитәкчелегендәге Актүбә өлкәсе делегациясе Татарстанның инвестицион климатына бәя бирде һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән төбәкара хезмәттәшлекнең үсеш юнәлешләрен билгеләде.

 «Сезне Татарстан Республикасында сәламлим! Икътисад һәм сәнәгать ягыннан караганда, Актүбә өлкәсе белән уртаклыгыбыз күп, монда без нәтиҗәле кооперация төзи алабыз. Без сизгер җитәкчегез астында сезнең хезмәттәшләрегез белән инвестицион мөнәсәбәтләр урнаштырырга әзер!» - дип кунакларны Талия Илгиз кызы сәламләде.

 Беренче чиратта, Талия Миңнуллина кунаклар өчен Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында урнашкан Бердәм презентация үзәгендә презентация үткәрде.

 «Татарстан – сәнәгый регион, икътисадның алдынгы тармаклары нефть чыгару һәм нефть эшкәртү булып тора. Республика ресурслары һәм продукциясе чит илләрдә киң танылган. Дөньяның 155 иле безнең сәүдә партнерлары булып тора.

 Татарстанда Россиядә иң яхшы инвестицион инфраструктура булдырылды. Бездә 85 индустриаль парк, федераль салым ташламалары булган илдә иң күп территория бар: 2 махсус икътисадый зона һәм 5 алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе.

 Республикада цифрлы икътисад эрасына күчү өчен уңайлы шартлар тудырылган. ИТ-белгечләр өчен Россиянең махсус икътисадый зонасы булган беренче Иннополис шәһәре булдырылды», - дип Талия Илгиз кызы сөйләде.

 Казахстан традицион рәвештә безнең республиканың әйдәп баручы сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе булып тора.

 «Татарстан атмосферасын сизү мөмкинлеге биргән өчен зур рәхмәт. Кызыклы тәҗрибә. Сез үз алдыгызга куйган бурычлар бюджетның керемлелеген арттыру өчен, бигрәк тә инвестицион эшчәнлеккә кагылышлы булган теләсә кайсы төбәк өчен актуаль. Безнең өчен бу - яхшы тәҗрибә. Киләчәктә дә уртак эшчәнлегебез өчен бу элемтәләрне тагын да ныгытыр дип уйлыйм. Монда инде яхшы элемтәләр бар, аларны үстерергә генә кирәк», - дип рәхмәт белдерде Ондынсын Уразалин.

 Республикалар арасындагы мөнәсәбәтләр әле 1996 елда ук үсә башлаган, анда сәүдә-икътисадый, мәдәни, мәгариф һәм туристлык хезмәттәшлеге принциплары турында хөкүмәтара Килешү имзаланган иде.

 Икътисадый элемтәләрне ныгыту һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү бүген рәсми рәвештә үзара файдалы нигездә предприятиеләрнең үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итә торган уртак программалар төзүне күздә тоткан документларга имза салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International