Талия Миңнуллина Кытай белән яңа партнерлык мөнәсәбәтләрен билгели

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Россия һәм Кытай дипломатик мөнәсәбәтләре 70 ел элек, Кытай Халык Республикасы төзелгәннән соң икенче көнне үк билгеләнгән иде. Аларны үстерүдә регионнар мөһим роль уйный. Татарстан сәүдә-икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтү буенча актив эш алып бара. Илләр һәм төбәкләрнең дустанә мөнәсәбәтләре бөтен җирдә бар. Кытай хакимияте һәм бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләренең зур делегациясе Татарстанда берничә сөйләшүләр алып бардылар һәм бизнес алып бару өчен мәйданчыкларны өйрәнделәр.

«Мин Татарстан Республикасында беренче тапкыр. Миңа барысы да бик ошады: инвестицион мохит бик яхшы, әйләнә-тирә мохит бик матур, сез дә шундый кунакчыл! Иң мөһиме – инвесторлар өчен бик яхшы шартлар», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашуда төзелеш өлкәсендә әйдәп баручы белгеч Чжан Цзиминь билгеләде.

«Без Сезне Татарстан Республикасында сәламләвебезгә шатбыз! Кытай гадәттәгечә – безнең әйдәп баручы партнерыбыз! Безне төрле өлкәләрдә ныклы эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли. Сез Татарстанда уңайлы һәм нәтиҗәле бизнес төзү өчен кирәкле бар нәрсәне табарсыз. Без Россиянең барлык регионнары арасында инвестицион климат буенча лидер булып торабыз», – дип ТР ИҮА башлыгы сөйләде.

Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча Талия Миңнуллина һәм Чжан Пэн – төзелеш материаллары җитештерү өлкәсендә компанияләр халыкара төркеменең рәсми вәкиле – үзара социаль-икътисадый үсешнең өстенлекле бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйдылар. Меморандум кысаларында Татарстанда уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективаларын бәяләү эшләрен гамәлгә ашыру планлаштырыла.

«Безгә зур уртак эш башкарырга кирәк, аның нәтиҗәсе уңышлы проект булырга мөмкин», – дип билгеләде Талия Илгиз кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International