Россия һәм Словакия арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия: Татарстанның роле

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Сочида Россия һәм Словакия арасында икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең XX утырышы узды. Чара Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Словакия Республикасы икътисад министры Петер Жиги рәислегендә узды. Яклар энергетика, сәнәгать, фән, мәгариф һәм төбәкара элемтәләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.

«Словакия Республикасы Россия Федерациясен сәүдә-икътисадый хезмәттәшлектә мөһим партнер дип саный. Безнең бик күп уртак проектлар һәм хезмәттәшлек өчен потенциал бар», - дип билгеләп үтте Петер Жига.

Татарстанның икътисади потенциалы һәм Словакия белән хезмәттәшлек перспективалары турында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев чыгыш ясады.

2019 елның беренче яртыеллыгында илләр арасында үзара сәүдә күләме 11% ка арткан, ул 3 млрд доллардан артып киткән. Татарстанның өлеше - 10% тан артык: 6 ай эчендә тышкы сәүдә әйләнеше 38% ка артты һәм 322 млн. долларга җитте. Словакия республиканың ун сәүдә партнеры иленә керә. Агентлык Словакиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы, Словакиянең инвестицияләр һәм сәүдә үсеше агентлыгы-САРИО, 500 клуб һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән хезмәттәшлек итә.

Хөкүмәтара комиссия кысаларында Татарстан һәм Словакия арасында аерым эшче төркем төзү мөмкинлеге карала, бу утырышның йомгаклау беркетмәсендә теркәлгән.

Комиссия рәистәшләре агымдагы елның июлендә парламент рәисе Андрей Данко җитәкчелегендәге Словакия делегациясенең Татарстанга уңышлы визитын билгеләп үттеләр. Әлеге сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу узды. «Татарстан-Словакия» эшлекле форумы уздырылды, шулай ук «Татнефть» ГАҖ һәм Slovnaft компаниясе арасында авыр нефть калдыкларын эшкәртү, биоягулык җитештерү, автоматлаштыру һәм модельләштерү өлешендә белемнәр һәм тәҗрибә алмашуга юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Ел ахырына кадәр Татарстанның рәсми делегациясе һәм республиканың эшлекле даирәләре вәкилләренең Братиславага җавап визиты планлаштырыла.

«Бу адымнарның барысы да Татарстан белән Словакия арасындагы актив үзара багланышлар һәм эшлекле сөйләшүләр нәтиҗәсе булып тора һәм Россия-Словакия мөнәсәбәтләре үсешенә ярдәм итәчәк», - дип белдерде республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International