Күчемсез милек һәм инвестицияләр буенча халыкара конгресс 2019: яңа элемтәләр һәм казанышлар

2019 елның 6 октябре, якшәмбе

Мюнхенда күчемсез милек һәм инвестицияләр буенча халыкара конгресста Талия Миңнуллина – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе республикада бизнес алып бару өчен икътисад һәм өстенлекләр тәкъдим итте.

«Татарстан – Россиянең алдынгы һәм чәчәк атучы төбәкләренең берсе, ул тотрыклы икътисадый үсеш күрсәтә. Республикада ил өчен уникаль халыкара класслы инвестицион инфраструктура булдырылды, җирле салым ташламалары һәм преференцияләре булган 7 зона һәм 85 сәнәгать паркы эшли. Инновацияләрне үстерү һәм чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекне ныгытуга аерым игътибар бирелә. Без чит ил бизнесы өчен ачык!

Миңа бүген монда булу бик күңелле. Германия – Татарстанның алдынгы инвесторларының берсе, республикада Siemens һәм Daimler кебек эре концерннар бар, алар белән Татарстанны күптәнге хезмәттәшлек бәйли. Без химия һәм нефть химиясе, энергетика сәнәгатен, электротехника, медицина һәм фармацевтиканы үсеш өчен перспективалы итеп күрәбез», – дип Талия Миңнуллина үз чыгышында билгеләде.

Ике көнлек конгресста дәүләт эшлеклеләре, инвесторлар, Европа фондлары, девелопер компанияләре, банклар вәкилләре катнашты. Конгресс эше инвестицион юнәлешләрне ачуга һәм эшлекле элемтәләр урнаштыруга юнәлдерелгән.

Конгресс программасында түгәрәк өстәлләр, стартапларны презентацияләү була. Талия Миңнуллина шулай ук берничә эшлекле очрашу уздырды, шул исәптән Бурятия Республикасында биофармотехнологияләрне үстерү проекты җитәкчесе Мадэгма Цырендоржиевна белән биотехнологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында, Швейцария хосусый инвестиция фонды башлыгы белән Татарстанда инвестицион проектларга капитал салулар һәм фонд эше шартлары турында сөйләшүләр алып барды. Моннан тыш, Талия Илгиз кызы җирле немец басмаларына Россия базарына капкалар буларак Татарстанның икътисади мөмкинлекләре турында киңәйтелгән интервью бирде. 

The New York Journal & The American Reporter фикеренчә, ике яклы дәүләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә аерым өлеш керткән өчен танылган дәүләт эшлеклеләрен бүләкләү конгрессның кульминациясе булды. Талия Миңнуллина инвестицияләр өлкәсендә күренекле казанышлары өчен Berlin Capital Club Award бүләгенә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International