Кытай инвесторлары Түбән Камада пыяла җитештерү буенча завод ачарга планлаштыралар

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Пыяла җитештерү заводын ачу турында сөйләшүләр Түбән Камада җирле хакимият, «Чжанцзяган Ляньцзи» һәм «Роскамасталь» Кытай компаниясе вәкилләре белән узды.

«Чжанцзяган Ляньцзи» Haier, Gree, Meidea, LG кебек эре предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә. Агымдагы елның апрелендә ачылган «Пионер» индустриаль паркы – җитештерү куәтләрен урнаштыруның каралучы вариантларының берсе, анда бүген «Роскамасталь» рулон корычын буяу буенча Россия-Кытай уртак производствосы эшли.

«Пионер» яңа сәнәгать производстволарын оештыру һәм камилләштерү максаты белән булдырылды – бу эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен барлык шартлар тудырылган әзер биналар комплексы, алар арасында аренда ставкасы түбән, техник шартлар булу, дәүләт ярдәме, яңа инвестицион проектларны алып бару, логистика процессларын оештыру.

«Чжанцзяган Ляньцзи» компаниясе проектын өч этапта гамәлгә ашыру күздә тотыла. Беренче этапта инвестицияләр 150 млн сум тәшкил итәчәк, 65 яңа эш урыны булдырылачак.

Беренче чиратта, компания көнкүреш техникасы өчен пыяла җитештерүне ачарга һәм аны Түбән Камадан Россиядә, аерым алганда, Яр Чаллыда урнашкан Haier компаниясе белән үз партнерларына җибәрергә планлаштыра. Җитештерүне башлап җибәрү 2020 елның язына билгеләнгән.

Проектның икенче этабы «Роскамасталь» белән пыяла җитештерүне оештыру буенча уртак предприятие ачуны күздә тота, аны төзелеш тармагында киң кулланырга мөмкин булачак.

Өченче этап EPS пенополистиролын чыгаруны оештыруны күз алдында тота. Кытай компаниясе чимал сыйфатында Татарстанның нефть химиясе предприятиеләре продукциясен кулланырга планлаштыра.

«Чжанцзяган Ляньцзи» экологик җитештерүне гамәлгә ашыра, проектта барлык кирәкле нормативлар исәпкә алынган.

«Әйдәп баручы чит ил компанияләре Татарстанда җитештерүен локальләштерәләр һәм җирле һәм Россия предприятиеләре белән партнерлык челтәрләрен үстерәләр. Уңышлы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен без инфраструктураны үстерәбез һәм куәтле дәүләт ярдәме күрсәтәбез. Инвестор Татарстанда үзен шулкадәр уңайлы хис итә ки, Татарстан базарын үзләштереп, Россия һәм халыкара базарга җиңел чыга. Кытай белән безне уңышлы тормышка ашырылган проектларга нигезләнгән ныклы җылы мөнәсәбәтләр бәйли, һәм без аларның үсеш кичерүенә бик шат. Без чит ил бизнесы өчен ачык һәм безнең уртак уңышыбыз өчен барысын да эшләячәкбез», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International