Яр Чаллыда ДХП шартларында уникаль спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелеше бара

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда Мәләкәс елгасы ярында термалы спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелешенә инвестор 395 миллион сум акча тотачак. Проект дәүләт-хосусый партнерлык шартларында тормышка ашырыла.

«Бу – спорт өлкәсендә 224 Федераль закон буенча Россиядә беренче дәүләт-хосусый партнерлык объекты. Проектларны тормышка ашыруга хосусый акчалар җәлеп итүнең шундый инструментын кулланып, без барлык инфраструктура мөмкинлекләрен кулланабыз, төрле социаль категория гражданнар өчен мөмкин булган сәламәтләндерү ялын ясыйбыз һәм инвестицион өлкә үсешенә яңа импульс бирәбез. Без бу инвестор белән нәкъ менә Чаллыны сайладык, чөнки мин бу территориядә проектны гамәлгә ашыруга ышанам. Киләсе ел ахырына инде эшли башларбыз дип ышанам», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.

Комплекска 1,5 мең кв. метр мәйданлы тренажер залы, бина эчендә 10 сауна, урамда 2 һәм ел әйләнәсендә эшли торган бассейн керәчәк. Кайбер категория гражданнар өчен бушлай булачак.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев төзелеш барышын бәяләде. «60 кеше эшләячәк. Хосусый финанс акчасына социаль әһәмияткә ия объект төзелүе яхшы. Шәһәрдә ял итү өчен спорт объектлары җитми», – диде ул.

Бинада 40 кардиотренажерлы зур зал, адаптацион тренажерлар, велотренажерлар һәм степперлар белән универсаль зал, көч җиһазлары һәм көрәш белән шөгыльләнү өчен заллар урнашачак. Шулай ук ял итү зонасы, балалар бассейны булган балалар күңел ачу зонасы, функциональ диагностика кабинеты, массаж студиясе, фитнес-бар каралган. Сәламәтләндерү процедураларын термаль зонада карарга була, ул үз эченә мунча, хамма, джакузи комплексын ала.

«Акварегион» ҖЧҖ генераль директоры Евгений Вайнер сүзләренә караганда, спорт залларында Италия югары сыйфатлы һөнәри җиһазлар урнаштырылачак. "Партнерлык шартлары буенча без ташламалы категориядәге халыкка бушлай хезмәт күрсәтәчәкбез. Бу аз тәэмин ителгән кешеләр өчен төркемле һәм реабилитация дәресләре булачак. Мондый спорт үзәген без биредә ГЭСта булдырырга телибез», – дип сөйләде ул.

Спорт комплексы киләсе елда кулланылышка тапшырылачак дип планлаштырыла. Бүгенге көндә фитнес-үзәк бинасы каркасы төзелгән, җылылык челтәрләре һәм су бүлү челтәрләре сузылган. Термаль зонаны төзүне 2020 ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International