28 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Истанбулда Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган патронажы астында Бөтендөнья хәләл саммит һәм 7 нче Халыкара OIC Halal Expo күргәзмәсе узачак.
Чараларда 9000гә якын кеше, 55 илдән 400 экспонент катнашачак.
Программада ислам финанслары, хәләл, ислам туризмы, хәләл медицина, фармацевтика һәм химия, шулай ук хәләл лайфстайл кебек темалар буенча панель һәм дискуссион сессияләр каралган.
Ел саен саммит дәүләт эшлеклеләре, хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтүләрне сертификацияләү һәм тикшереп тору органнары, танылган галимнәр, ислам финанслары өлкәсендә белгечләр, дин әһелләре һәм бизнес вәкилләре арасындагы хезмәттәшлек мәйданчыгына әверелә.
10 елдан артык Татарстан Россияне ислам илләре белән якынайту буенча эш алып бара һәм Төркия Республикасы ягыннан һәрьяклы ярдәм таба.
"Төркия Республикасы һәм Татарстан Республикасы – күп еллар дәвамында стратегик партнерлар, һәм без сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни багланышларыбызны ныгытырга ниятлибез», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
OIC Halal Expo кырларында икътисадый һәм инвестицион потенциалны тәкъдим итү һәм эшлекле элемтәләрне киңәйтү өчен Татарстан Республикасы күргәзмә экспозициясен оештыра, анда төбәкнең казанышлары тәкъдир ителәчәк һәм хезмәттәшлек турында сөйләшүләр узачак.