2-4 декабрьдә Бәһрәйн шәһәрендә Ислам банкингы буенча 26 нчы Бөтендөнья конференциясе – дөньяда ислам банкингы һәм финанслары лидерларының үзара хезмәттәшлегенең иң зур мәйданы узачак.
Конференция Бәһрәйн Премьер-министры, принц Хәлифә бән Салман Әл Хәлифә патронажы астында үткәрелә.
WIBC – ул 1000нән артык эксперт: йогынтылы дөнья сәнәгатьчеләре, сәясәтчеләр һәм новаторлар. Россия Федерациясен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тәкъдим итәчәк.
Эшлекле программа кысаларында яңа базарларга һәм ислам финансларының глобаль стандартын гармонияләштерүгә, санлы трансформациянең – Fintech һәм «M&A» алыш-бирешләрендә яңа тенденцияләргә багышланган «Банк өлкәсендә мегатенденцияләр» темасына дискуссияләр сериясе узачак.
Россиядә ислам банкингы системасы бүгенге көндә начар үсеш алган, шул ук вакытта ихтыяҗ арту күзәтелә. Татарстан Республикасы ислам дөньясы белән икътисадый элемтәләрне киңәйтү өстендә актив эшли. «Дөнья ислам финанс стандартларын һәм җайга салучы органнарны унификацияләү» панель дискуссиясендә Талия Миңнуллина регионның икътисадый үзенчәлекләре турында сөйләячәк һәм ислам финансларын үстерү буенча илнең ниятен билгеләячәк.
Конференция кысаларында партнерлык челтәрләрен киңәйтү өчен базарның әйдәп баручы уенчыларының күргәзмә экспозицияләре тәкъдим ителәчәк. Татарстан Республикасы стендында кунаклар ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек итү өчен иң зур мәйданчык – «Россия-Ислам дөньясы» халыкара икътисадый саммиты турында белә алачаклар, ул 2020 елда Казанда уникенче тапкыр узачак.