Рөстәм Миңнеханов: «Тынычлык, тотрыклылык булса, бизнес та үсәчәк!»

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстан – акыллы инвесторлар өчен! Хакимият һәм бизнес вәкилләре Казанда бер мәйданчыкта, ел йомгагын ясау, формаль булмаган шартларда мөһим проблемалар турында фикер алышу, эшлекле элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту, бергәләп максатлар кую һәм бизнесны масштаблау һәм яңа елда уртак проектларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен бурычлар билгеләү өчен җыелдылар.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Казанда гадәттәгечә уза торган Kazan Palace Hotel by Tasigo биш йолдызлы кунакханәсендә 2019 елда дүртенче Татарстан Инвесторлар Клубы утырышын уздырды.

«Соңгы 15 елда Татарстанга 79 ил инвестицияләде, һәм без бу мөнәсәбәтләрне алга таба да үстерергә тырышабыз. Хөрмәтле инвесторлар! Без сезне бик яратабыз, бәялибез һәм саклыйбыз. Нәтиҗә булсын өчен, республикада һәм аннан читтә меңләгән очрашу уза, һәм нәтиҗәбез яхшы. Без чит ил инвестицияләре артуын билгелибез. Бу ел эчендә бездә 85 компания, чит ил капиталы катнашында 39 яңа резидент, «Алабуга» МИЗның 5 яңа резиденты, «Иннополис» МИЗның 15 резиденты теркәлгән. Безнең өчен иң мөһиме – Сезнең уңайлылык һәм инвестицион үсеш агентлыгы ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Чара 100гә якын инвесторны, министрлыклар, ведомстволар, инфраструктура объектлары җитәкчеләрен берләштерде.

«Безнең өчен инвесторларның һәм хакимият структураларының мондый контактлары бик мөһим. Талия – афәрин, ул ел саен нинди дә булса яңа әйберләр уйлап таба, һәм бу чыннан да бик файдалы. Гомумән, Татарстан бөтен нәрсәдә җәлеп итәргә тиеш: яхшы инфраструктура, салым салу, профессиональ кадрлар һәм яхшы кәеф булырга тиеш. Бүген безнең алга киткән үсеш территорияләре, бизнес-парклар, технопарклар, 98 данә инде хәзер үк бар. Һәм, әлбәттә инде, безнең башкалабыз – Казан бар: бизнес өчен булган бөтен мөмкинлекләр – инвестор, бирегә килеп, гаилә, балалар өчен нинди дә булса кыенлыклар барлыгын тоймасын өчен яхшы мөмкинлек, һәм безнең бурыч – инвестицион үсеш агентлыгы белән бу шартларны булдыру. Талия бик күп йөри, тырыша. Билгеле, инвесторлар белән эшләү – бик катлаулы эш. Без барысын да булдырачакбыз!» – үз чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтте.

Утырыш кысаларында «Иннополис» МИЗның яңа резиденты – автомобиль, корпоратив, чыбыксыз һәм шәхси навигация өчен программалар эшли торган NNG компаниясе белән танышу булды.

«Мин чит илләрдән, илебездән, Татарстаннан булган инвесторларыбызга рәхмәт белдерәсем килә. Аерма юк. Каян гына булмасын, без менә дигән шартлар тудырырга тиеш. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, киләсе ел да шундый ук уңышлы булсын. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, яхшы бизнес телим. Бизнеста күп нәрсә базардагы хәлләргә, сәяси хәлләргә бәйле. Тынычлык, тотрыклылык булса, бизнес та үсәчәк. Якынлашып килүче бәйрәм белән!", – диде Рөстәм Миңнеханов.

Быел Инвесторлар клубы утырышлары форматы интеллектуаль турнирга үзгәртелде. Арадаш уеннар Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләрендә узды. Элеккегечә үк, һәркем үз вакытын һәм белемен «валюталарны ныгыту»га инвестицияләде. Шулай итеп, турнир 10 команда арасында узды: «Һинд рупиясе», «Россия сумы», «евро», «фунт стерлинг», «Швейцария франкы», «Америка доллары», «Кытай юане», «Корея воны», «Украин гривнасы», «Япон иенасы».

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» магистры, ике тапкыр «Бәллүр ябалак» иясе Елизавета Овдеенко төрле өлкәләрдән катлаулы сораулар бирде. Шуңа да карамастан, катнашучылар бертавыштан сокландылар.

«Бу, чыннан да, искиткеч көн иде! Татарстан Республикасының беренче затлары белән вакытны чын-чынлап яхшы үткәрү – мактаулы эш. Без интеллектуаль уен белән ләззәтләндек. Бу бигрәк тә японнар өчен җентекләп уйланылган иде. Мин еш кына Тыныч океанның японнар өчен «диңгез» булуын тоям, Татарстанда Идел елгасы рус кешеләре өчен «диңгез».

Бу минем дүртенче кышкы сезон монда, 3 ел элек без киләчәккә юл таба алмадык, ләкин хәзер Татарстанның сәүдә һәм инвестицияләр үзәге буларак киләчәгенә ышанам.

Япониядән килгән иске дусларымның күбесе көнләшү кичерә, чөнки мин Казанда. Күп кенә японнар Татарстанны Word Cup 2018 елдан соң инвестицияләр өчен 1 нче өлкә дип таныдылар, бу вакытта принцесса Хисако Такамадо Казанга килгән, һәм бу соңгы 126 елда Япония император гаиләсе әгъзасының беренче визиты булды. Мин беләм, бу регионга инвестицияләү өчен күп Япон проектлары бар. Без 2020 елда безнең инвесторлар тагын да күбрәк килер дип өметләнәбез», – диде «Ида Санге Рус» генераль директоры Осио Хирофуми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International