2020 елда Татарстанга инвестицияләр салу тагын да отышлырак!

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

2020 елда «Яр Чаллы» УКСИҮТ резидентлары өчен 15 эш урыны булдырганда инвестицияләр күләме буенча таләпләр 50 млн сумнан 20 млн сумга кадәр киметелде. Карарга Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев кул куйды. УКСИҮТ  территориясендә икътисади эшчәнлек төрләре исемлегенә дә үзгәрешләр кертелгән. Быелдан биредә компьютер программасы белән тәэмин итүне эшләүчеләр, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге бизнес урнаша ала. Мондый проектлар өчен инвестицияләрнең минималь күләме – 2,5 млн. сум, 10 эш урыны булдырганда.

 «Татарстан бизнес алып бару өчен иң яхшы шартлар тәкъдим итә: салым ташламалары, сәнәгать инфраструктурасы, предприятиеләрдәге белгечләр тормышы өчен имин, уңайлы һәм перспектив тирәлек. Һәм бүген УКСИҮТка керү шартларын йомшартуны исәпкә алып, инвесторлар өчен Татарстанның бизнес-бергәлеген үстерүгә ярдәм итә торган яңа мөмкинлекләр ачыла», – дип Республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

 Яр Чаллы – төбәкнең эре сәнәгать үзәге, Кама агломерациясе үзәге, халык саны буенча республиканың икенче шәһәре һәм федерация субъектлары үзәкләре булмаган шәһәрләр арасында Россиядә өченче шәһәр. Бу – узып китүче социаль-икътисади үсеш алган территория статусын алган беренче Россия шәһәре. Предприятиеләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә шәһәр икътисадына 15 млрд. сум инвестицияләнгән һәм 5170 яңа эш урыны булдырылган. Бүген Татарстанда шундый биш территория эшли, Яр Чаллы резидентлар саны буенча лидер булып тора. Хәзерге вакытта алар 40.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International