Татарстан АССРның 2020 елның 25 июнендә билгеләп үтеләчәк 100 еллыгына Татарстанда «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» дигән масштаблы халык тавыш бирү проекты эшли башлады.
«Татарстан Россиянең икътисадый, сәнәгать, инвестицион «двигателе», күп юнәлешләр буенча алдынгы регион булып тора. Республика оешмалары, предприятиеләре һәм продукциясе – безнең тормышыбызны сәламәт, уңайлы итә, төбәкнең муллыгын, киләчәгебезне билгели. Татарстанда заманча тормышны билгели, өстенлекләргә ия һәм тормышыбызның сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән, шул ук вакытта экологик тотрыклылыгын саклап кала торган продукцияне сайлау мөмкинлеге зур. Татарстанда башкарылган эшләр – намус белән, республика халкына, барлык кулланучыларга, партнерларга һәм инвесторларга карата мәхәббәт белән эшләнгән. Татарстан предприятиеләре һәм продукциясе чит илләрдә киң билгеле һәм кирәкле. ТАССРның 100 еллыгы алдыннан Татарстанны торгызуда катнашкан һәр кешегә рәхмәтебезне белдерәбез, һәм без иртәгесе көнгә ышаныч белән барабыз!» – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.
Теләгән һәркем үз тавышын бирә ала. Проектның максаты – Татарстанның барлыкка килүен, аның сәнәгате, сәламәтлек саклау, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм сәнгать, авыл хуҗалыгы, транспорт, төзелеш, туризм, сәүдә, финанслар һ. б. күрсәтү.
2020 елның 21 февраленә кадәр халык онлайн-тавыш бирү юлы белән 16 тармак буенча легендар брендлар билгеләнә. Һәр тармакта берничә җиңүче билгеләнәчәк. 2020 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр республика районнары үзләренең бер танылган брендын билгеләячәк. Тавыш бирүнең бу этабында катнашу өчен гаризалар 23 февральгә кадәр кабул ителә (https://forms.gle/dUmFshMDLT5FD7357).
100brand.ru тарихи сайлауны ясагыз!