Бүген Россия Федерациясендә Вьетнам Социалистик Республикасының илчелеге вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Вьетнам Социалистик Республикасының Россиягә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Фам Суан Шон, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Җитакчесе Линар Якупов һәм Вьетнам Социалистик Республикасы илчелегенең башка вәкилләре катнашты.
Татарстан һәм Вьетнам арасындагы элемтә күпъеллы хезмәттәшлеккә нигезләнә. “Хезмәттәшлегебезне алдагы көндә тагын да ныгыту өчен илләребезнең потенциалын эффектив рәвештә кулланырга тиешбез. Без Вьетнам эшмәкәрләрен һәм инвесторларын сезнең республикагыз белән хезмәттәшлек итәргә чакырабыз. Үз чиратыбызда, Вьетнам җирлегендә эшләрен үстерергә теләгән Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтергә әзербез, ” – дип белдерде Фам Суан Шон.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Җитакчесе Линар Якупов Татарстаннның Россия Федерациясенең иң алдынгы регионнарының берсе булуы турында искәртеп үтте. Моннан тыш, Агентлык Җитәкчесе, республикада инвестицион җәлепчәнлекне үстерү буенча актив политика алып барылуы турында да сөйлеп үтте. “Без республикабызга карата булган кызыксынуны конкрет проектларга әйләндерү өчен бик күп тырышлык күрсәтергә тишбез,” – дип билгеләде Линар Якупов.
Очрашу барышында, Вьетнам Социалистик Республика вәкилләре Татарстан һәм Вьетнам арасындагы хезмәттәшлекнең традицион юнәлешләренә (машина төзелеше, нефтехимия, сәүдә һ.б.) карата гына түгел, бәлки ОЭЗ «Алабуга», «СМАРТ Сити Казан» һ.б. проектларга карата да тирән кызыксынуларын белдерделәр. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Җитакчесе Линар Якупов Россияда Вьетнам Социалистик Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Фам Суан Шонны һәм Вьетнам иленең эшмәкәрләрен 14-15 декабрьдә узачак “INVEST inTATARSTAN 2012” Халыкара кышкы форумда катнашырга чакырды.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте