ФГУП «Россия Почтасы» вәкилләре белән очрашу

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ФГУП «Россия Почтасы» вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Җитакчесе Линар Якупов һәм аның Беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе директоры Булат Гаянов,  ФГУП «Россия Почтасы»ның Автоматизацияләштерелгән сортировка үзәгенең Проектлы департаменты директоры Динара Жиганшина, ФГУП «Россия Почтасы» филиалы - УФПС «Татарстан почтасы» директорының урынбасары Резеда Сабирова, “Казан” халыкара аэропортының Коммерцияле директоры Артур Насрутдинов, ТР Информатизация һәм элемтә министрлыгы вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан җирлегендә ФГУП «Россия Почтасы»ның Автоматизацияләштерелгән сортировка үзәген төзү соравы турында сүз барды. Күтәрелгән төп сорауларның берсе - яңа проектны реализацияләштерү өчен җир участогын сайлау мәсьәләсе.

ФГУП «Россия Почтасы» вәкилләренә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе һәм “Казан” халыкара аэропорты белән берлектә сайлап алынган өч җир участогы тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән җир бүлемтекләренең берсе “СМАРТ Сити Казан” территориясендә урнашкан.

Очрашу барышында әлеге җир участокларының төп күрсәткечләре каралды: автотранспорт логистикасы ягыннан караганда участокларның урнашу урыны, территорияне үстерү буенча планнар, милек формасы һ.б.

“Россиядә соңгы технологияләр белән җиһазландырылган утызга якын автоматизацияләштерелгән сортировка үзәген төзү планнаштырыла,” – дип белдерделәр ФГУП «Россия Почтасы» вәкилләре.

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International