Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның һәм агентлыкның Мәскәү регионында әйдәп баручы белгечләренең эшлекле программасы кысаларында Sniper Egypt халыкара компаниясе рәисе Шериф Рияд һәм аны гамәлгә куючыларның берсе – Hазан Әл-Шатти белән сөйләшүләр үтте.
Чара Татарстанның берничә алдынгы компаниясе вәкилләре: «Татнефть» ГАҖ нең Мәскәүдәге вәкиллеге директоры урынбасары Рифгать Сибгатуллин, «КАМАЗ «ВТК» ААҖ вәкиле Герман Никольский һәм ACI Group генераль директоры Денис Хәкимов катнашында узды.
Очрашуда Татарстан продукциясе: «Ак Барс» корпорациясе суднолары, җиһазлар, комплектлау әйберләре, Казан вертолет заводының граждан вертолетлары һ. б. тәкъдир ителде.
Шериф Рияд ассызыклаганча, Sniper Egypt компаниясе татарстан продукциясен гарәп илләренә Фарсы култыгы һәм Мисырга китерүдә максималь ярдәм күрсәтергә әзер.
Шулай ук IT-өлкәдә, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгында мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча фикер алыштылар.