Татарстан һәм Израиль хезмәттәшлегенең яңа офыклары

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина эш визиты белән Мәскәү регионына килде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – РФдә ТР Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Израиль Тышкы эшләр министрлыгының Икътисад департаменты директоры Михаэль Лотем, Израиль дәүләтенең сәяси бүлеге беренче секретаре Илай Леви һәм Израиль Дәүләтенең Россиядәге Илчелегенең сәүдә-икътисад вәкиллеге башлыгы Якир Давидсон катнашты.

Яклар Яков Ливненың безнең республикага визиты нәтиҗәләре буенча Израиль һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүләр турында фикер алыштылар. Агымдагы елның февралендә Яков Ливне Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында, Иннополис шәһәрендә булды, анда ул «Иннополис» махсус икътисади зонасы һәм шул ук исемдәге университет эшчәнлеген өйрәнде.

Татарстан белән Израиль арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен мөмкинлекләр күп, алар икътисадый мөнәсәбәтләргә дә, мәдәният, мәгариф, туризм өлкәләренә дә кагыла. 2019 елда Израиль инвесторы озак еллар дәвамында беренче булып эшләгән. «Иннополис» МИЗ территориясендә NNG компаниясе автомобиль сәнәгате өчен программа чишелешләрен булдыру һәм гамәлгә кертү проектын башлап җибәрде, инвестицияләр күләме – 689 млн.сум. Программа белән тәэмин итү клиентларга югары технологияләр ярдәмендә топографик юнәлеш бирүнең яңа дәрәҗәсен алырга, шулай ук автомобиль сәнәгатенә мәгълүмати куркынычсызлыкның яңа дәрәҗәсен бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Талия Миңнуллина регионның сәүдә-икътисадый һәм инвестицион потенциалы презентациясен үткәрде, Татарстан – инновацион республика, ә Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясен җитәкли, дип билгеләде.

Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча Израиль ягы ел ахырына кадәр Татарстан делегациясенең Израильгә визитын оештырырга тәкъдим итте.

«Без Россия-Израиль арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерергә шат. Татарстан һәм Израильнең хезмәттәшлекне киңәйтү, товар әйләнешен арттыру өчен потенциалы зур. Бизнес-миссия үткәрәчәкбез һәм инвестицион агымнарны арттыру өстендә эшләячәкбез», – дип Талия Илгиз кызы билгеләде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International