ТР ИҮАда Казан шәһәренең тарихи җирлеге чикләренә кергән сәнәгать территорияләрен үстерү сораулары буенча уртаклаштылар

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында бөтен кешенең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, Казан территориясен халык, гамәлдәге бизнес һәм инвесторлар өчен уңайлы һәм табышлы итү турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Казанның тотрыклы үсеше концепциясен эшләү буенча эшче төркем әгъзалары, шулай ук Казанның тарихи үзәге чикләренә кергән шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. Максаты – сәнәгать зоналары территорияләрен үстерү һәм үзгәртү буенча планнар турында фикер алышу.

Киңәшмә тарихи үзәкне үстерү, предприятиеләрнең һәм аларның хезмәткәрләренең ихтыяҗлары һәм перспективалары турында мәгълүмат җыю максатында сәнәгать предприятиеләре белән очрашулар сериясен башлап җибәрә.

Киңәшмәдә «Нәфис» ГК, «Татспиртпром» АҖ, «Радиоприбор» АҖ, «КМИЗ» ААҖ, «Мелита-Технопарк» ҖЧҖ, «Крахмалпатока» АҖ, шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында предприятиеләр вәкилләре территорияләрне алга таба үстерүнең түбәндәге вариантларын тәкъдим иттеләр: үзгәрешсез куллану, төзелеш, офислар һәм иҗтимагый объектлар (мәсәлән, кафе) өчен арендага бирү, төзелеш өчен сату. Предприятиеләрнең бер өлеше шәһәр сәнәгать архитектурасының заманча стандартларына туры килү – җәмәгать пространстволары, биналарның функционалын үзгәртү һәм креатив сәнәгать кластерлары, белем бирү проектлары белән кызыксынуларын белдерделәр.

Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе:

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның конкрет территориясен – тарихи җирлеген комплекслы үстерү бурычын куйды, һәм хәзер проект төркеме өчен әлеге территориядә булган кешеләрнең һәм аның янәшәсендәге кешеләрнең фикерләрен исәпкә алу мөһим. Бу – төрле максатчан төркемнәр. Без девелоперлар белән шундый очрашу уздырдык инде, хәзер менә сәнәгатьчеләр белән, чөнки әлеге территориядә берничә сәнәгать производствосы бар. Барлык таргетланган төркемнәрнең фикерләрен исәпкә алу хәзер барысы өчен дә отышлы модельне гомуми аңлау һәм төзү өчен мөһим. Территорияләрне комплекслы үстерү – ул процесска җәлеп ителгән кешеләрнең позицияләре балансы: экологлар да, төзүчеләр дә, проектлаучылар да, әлбәттә, яшәүчеләр дә, кече һәм урта бизнес, транспортчылар да. Бу тарих бик катлаулы, анда катнашучылар күп, бер яктан, без аңлыйбыз, бу – эштә зур вариативлык, икенче яктан, һәркем моның кирәклеген аңлый. Минемчә, проект, чыннан да, кызыклы килеп чыгарга мөмкин.

Киңәшмәдә катнашучылар территорияне планлаштыру өчен анда урнашкан предприятие хезмәткәрләренең ихтыяҗлары турында дөрес мәгълүмат алырга кирәклеге турында фикер алыштылар. Иң мөһим мәсьәлә – транспорт үтемлелеге. Район транспортын үстерү схемасын төгәлләштерү максатыннан пассажирлар агымнары анализланачак. Шулай ук социаль инфраструктура: кибетләр, кафе, иҗтимагый киңлекләр мөһим.

Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, әгәр сәнәгать предприятиеләре шәһәрдә калырга һәм эшләвен дәвам итәргә тели икән, яңа таләпләрне исәпкә алырга, экологик яктан чиста һәм заманча булырга, актуаль шәһәр мохитенә гармонияле рәвештә кереп чыгу турында уйларга кирәк. Шуңа күрә барлык мәсьәләләрне дә индивидуаль режимда, Архитектура идарәсе белгечләре белән махсус очрашулар сериясе кысаларында эшләү планлаштырыла.

Илсөяр Төхвәтуллина, Казан шәһәренең баш архитекторы:

- Әгәр предприятие шәһәр үзәгендә эшләп килә һәм үсеш алырга ниятли икән, җитәкчелеккә җитештерүнең экологик нәтиҗәлелеге турында уйларга кирәк. Киләчәктә шәһәрдә зур санитар зоналары булган предприятиеләр эшләргә тиеш түгел. Әгәр алар калырга тели икән, нәтиҗәле һәм экологик яктан чиста технологияләр кертү хисабына үз зоналарын кыскартырга тиеш.

Ә безгә предприятиедә күпме кеше эшләвен, аларның ничек эшләүләрен аңларга кирәк. Аларның күпме җәмәгать транспортында йөри, күпме үз машиналарында, эш көне һәм кичен нинди ихтыяҗлары бар. Бу кешеләрнең кайда ашавын ачыкларга кирәк – предприятие территориясендә яки аннан читкә чыгып. Һәм чыга икән, шул ук вакытта төп ихтыяҗлар да туа.

Хезмәткәрләр үзләрен вахта кебек хис итәргә тиеш түгел – килгән, эшләгән, киткән. Халык аларның шәһәр үзәгендә булуын тоярга тиеш. Анда барысын да төзекләндерергә була, шул рәвешле, предприятие хезмәткәрләренә эштән соң күңелле калырга, ял итәргә, ресторанчикларга йөрергә.

Казанның тарихи үзәген үстерү концепциясенең проект төркеме җитәкчесе Олег Маклаков билгеләп үткәнчә, үзәк территориясе төрле зоналарда үз таләпләре барлыкка килә. Иң зур зоналарның берсе – производстволар тупланган тарихи үзәкнең көньяк чите.

"Үзәкнең киләчәге постиндустриаль шәһәр үсешендә ятуын аңлап, бу территорияләрдә резервлар барлыгын белеп, архитекторларга, төзүчеләр белән килешү өчен, бушаган территорияләрнең үсешенең төп идеяләрен һәм тенденцияләрен белү мөһим», – диде ул.

Гамәли урбанистика үзәге экспертының эшче төркем әгъзасы Мария Леонтьева җыелганнарга сәнәгать эшчәнлеге – Казан эшчәнлегенең тарихи яктан әһәмиятле, шәһәр образына, мәгарифкә һәм мәдәнияткә зур йогынты ясаган төрләренең берсе, дип искә төшерде. Тарихи җирлектә тормыш ничек үзгәрәчәген аңлар өчен, предприятиеләрнең нинди күзаллаулары барлыгын белергә кирәк – бу эшне катлауландыру һәм киңәйтү, кыскарту һәм бетерү буенча планнар. Шулай ук шәһәр тукымасы белән өстәмә интеграция, предприятиеләрнең тулаем шәһәр үсешендә үз миссиясен күрүләре мөһим.

Киңәшмәгә Татарстан Республикасы төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры киңәшчесе Николай Васильев йомгак ясады. Ул предприятие вәкилләренең игътибарын бүгенге көндә аларның мәнфәгатьләре исәпкә алыну-булмауга гына бәйле булуына юнәлтте. Ул бу территориягә инвесторларның гына түгел, шәһәрнең дә игътибарын җәлеп итүен искәртте. Димәк, базар бәясе артачак. Ә бәлки җир салымы да булгандыр. Территория үзгәрәчәк, һәм хәзер дәшмәсәң, аннары кемгә дә зарланырлык булмас.

 

Белешмә

Концепцияне эшләү 2018 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан башланган. Төркем төзү турындагы карар Казан үзәгендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышларында проектлау турында дискуссияләрдән соң кабул ителде. Аны Казан Мэры Илсур Метшин җитәкләде. Эшче төркемгә шәһәр төзелеше, планлаштыру, икътисад, социология һәм мирас өлкәсендә профессиональ архитекторлар, экспертлар, җитәкчелек итүче чиновниклар керде. Проект төркеме аеруча аерылып тора – бу пространство моделе өстендә эшләүче архитекторлар, аны Казан архитекторы Олег Маклаков алып бара. Проект төркеменең кураторлары һәм консультантлары – урбанистика һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә федераль һәм халыкара экспертлар. Матди булмаган мирас блогы Казан галимнәре, мәдәният белгечләре һәм урбанистлар тарафыннан Марья Леонтьева җитәкчелегендә эшләнә.

Эшче төркемнең бурычлары:

● Казан шәһәре тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше концепциясен булдыру;

● Казанның тарихи үзәгенең шәһәр киңлеге һәм шәһәр җәмәгатьчелеге буларак миссиясен формалаштыру һәм киләчәккә караш;

● Казан шәһәренең тарихи җирлеге чикләрендә шәһәр киңлегенең комплекслы пространство моделен булдыру, ул формалаштырылган миссия һәм киләчәк үсешне күзаллау бурычларына җавап бирергә тиеш;

● Казан шәһәренең тарихи җирлеге чикләрендә проектлау өчен методик күрсәтмәләр эшләү;

● Казан шәһәренең тарихи җирлеге территориясе чикләрендә шәһәр төзелеше регламентларына карата таләпләрне билгеләү һәм нигезләү;

● әлеге территориядә шәһәр төзелеше эшчәнлеген җайга салучы норматив хокукый актларга кертү өчен нигезләр булдыру.

● Икътисади модель төзү.

● территориянең заманча социаль картасын төзү.

● Казан үзәгенең тәңгәллек моделен булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International