Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә биргән интервьюсында Татарстанның халыкара һәм икътисадый эшчәнлеген, шулай ук регионның инвестицион потенциалын бәяләде.
Сорау: Сергей Викторович, Сез Татарстан Республикасының тышкы дөнья белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген ничек бәялисез?
С.В. Лавров: Татарстан Республикасы, мөгаен, федерациянең иң актив субъектларыннан берсе, ул Россия регионнарының халыкара, тышкы икътисадый элемтәләрендә катнашуына кагыла. Безнең хезмәттәшлек бик тыгыз. Республика, беренчедән, үзе дә чит илләрдә үз эшчәнлеген актив рәвештә алга җибәрә. Ялгышмасам, Татарстан Республикасы вәкиллекләре Россия Федерациясе Илчелеге җитәкчелегендә дә тыгыз элемтәдә эшли торган 15 илдә бар. Республиканың БДБ илләреннән: Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан – БДБ илләренә кергән элеккеге Советлар Союзының барлык башка республикалары, АКШ, Европа, башка төбәкләр компанияләре белән тыгыз элемтәләре бар.
Соңгы еллар дәвамында Республика чит ил капиталы кертүчеләр өчен максималь уңай инвестицион мөмкинлекләр булдыруда беренче премиянең лауреаты булды. Узган ел ул икенче урынны алган иде, әмма моңа кадәр өч ел лидер булган иде, һәм мин ышанам ки, Татарстанның лидерлык амбицияләре сакланып калды һәм тагын бер кат күренәчәк. Бу – иң актив республикаларның берсе, федерациянең иң алдынгы субъектларыннан берсе, тышкы базарларда эшләү һәм республикага инвестицияләр килү өчен шартлар тудыру буенча зәвыклы һәм белемле.
Сорау: Россиядә 85 регион. Сез ничек уйлыйсыз, дөнья аренасында Россия субъектларының роле ни дәрәҗәдә зур?
С. В. Лавров: Элегрәк әйткәнчә, Россия Себер белән үсәчәк. Хәзер Россия сәясәттә дә, икътисадта да, үз төбәкләре, өлкәләре, крайлары, республикалары, автоном округларында да активлаша. Хәзерге вакытта Кытай Халык Республикасы белән мөнәсәбәтләрдә булган барлык вакыйгалар, товар әйләнеше һәм инвестицион активлыкның 70-80% ы – Россия Федерациясе субъектлары һәм Кытай Халык Республикасы провинцияләре линиясе буенча стимуллаштырыла торган элемтәләр. Татарстан һәм башка төбәкләр үз продукциясен чит илләргә чыгарганда, алар гуманитар акцияләрне гамәлгә ашырганда (Татарстан даими рәвештә чит илләрдә икътисади чараларын гуманитар очрашулар белән бергә алып бара), - болар барысы да, беренчедән, илнең икътисади потенциалын ныгытуга, икенчедән, аның дөнья җәмәгатьчелегендә объектив образын ныгытуга эшли. Шуңа күрә биредә бу эшнең әһәмиятен бәяләп бетерүе кыен.
mid.ru материаллары буенча