Татарстан икътисадына инвестицияләр җәлеп итү, регионда инвестицион проектларны гамәлгә ашыруның барлык процессларын үзәкләштереп алып бару өчен 2011 елдан башлап Татарстан башкарма хакимияте органы булган ТР Инвестицион үсеш агентлыгы эшли. Агентлык белгечләре 24/7 аларга беркетелгән проектлар белән эшли. Бүген шундый проектларның берсе -Түбән Кама шәһәрендә сәүдә-күңел ачу үзәге төзелеше. Коронавирус пандемиясе аркасында килеп туган катлаулы шартларда ничек тормышка ашырылуы турында проектның инициаторы Артем Белкин сөйли. Шунысы куанычлы, бу аның Татарстанда беренче генә инвестицион проекты түгел.
- Сүз дә юк, килеп туган хәл проектны гамәлгә ашыруга йогынты ясады. Без төзү-монтаж эшләренә керешергә әзер. Шул ук вакытта, финанс күрсәткечләрен һәм инвестицияләр күләмен без, алдан ук гомумшәһәр җәлеп итү ноктасын булдыру өчен, үзгәртмәскә булдык. Шуңа күрә хәзер без әлеге проектны максималь рәвештә уңайлы гамәлгә ашыру өчен соинвестор эзлибез.
Инвестицион үсеш агентлыгы белән эш ничек оештырылган?
- ИҮА белән шунда ук уртак тел таптык. Татарстанга күзәтү көпчәкләре төзү өчен мәйдан эзләгәндә очраклы гына эләккәннәр. Бервакыт миңа Вячеслав исемле яшь кеше шалтыратты (ред. Вячеслав Ермаков-ТР Инвестицион үсеш агентлыгының Инвестицион проектларын алып бару һәм ярдәм итү бүлеге башлыгы), соңыннан ул безнең шәхси менеджерыбыз булды һәм бүгенге көнгә кадәр шулай булып кала. Агентлык хезмәткәрләре сөйләшүләрдә катнаштылар, безнең белән Татарстанның төрле районнарына бардылар һәм муниципалитет вәкилләре белән бергә туры килә торган мәйданчыкларны тәкъдир иттеләр. Соңгы тапкыр Вячеслав безнең проектны шәһәр төзелеше Советы каршында яклады, чөнки мин ул вакытта киттем.
Ни өчен проектны тормышка ашыру өчен Түбән Кама сайланды?
- Иң яхшы мәйданчык шунда табылды. Соңыннан тормышка ашыру барышында Түбән Кама командасы үзен яхшы яктан гына күрсәтте, нәкъ менә шуңа күрә без монда яңа инвестицион проектларны эшләтеп җибәрү турында карар кабул иттек. Сүз уңаенда, объектны файдалануга тапшырганчы ИҮА белән танышканнан соң, күзәтү көпчәге проектын тормышка ашыру нәкъ бер ел дәвам итте. Минемчә, бу бик оператив. Без Түбән Кама халкы арасында иң яхшы Тәгәрмәч өчен исем конкурсын уздырдык - нәтиҗәдә, «Манзара» исеме җиңде.
Проект турында тулырак сөйләгез әле.
- Күзәтү тәгәрмәче кебек үк, «Манзара» үзәге «Гаилә» паркында төзеләчәк. Бу гомуми мәйданы 10378 кв.м. булган ике катлы бина булачак, 330 машина урынына исәпләнгән зур парковка булачак, бу паркка килүчеләр өчен бик уңайлы. ТРЦ экстерьеры һәм интерьеры экологик кыйммәтле материаллардан эшләнәчәк, чөнки безнең максат, кабатланам – гомумшәһәр җәлеп итү ноктасы булдыру, шуңа күрә без материалларда экономияләргә җыенмыйбыз. Үзәкне тулыландыруга килгәндә, беренче катта азык-төлек кибете, пекарня, төрле товарлар кибетләре урнашачак. 2 катның зур өлеше - балалар күңел ачу үзәге, җәйге террасалы ресторан һәм фуд-корт.
Ни өчен без бу проектка ышанабыз? Ничек кенә пафослы бу яңгырамасын, әлеге үзәкнең аналоглары Түбән Камада да, якын районнарда да юк. Үткәрелгән предброкеридж нәтиҗәләре буенча - 10 мең кв.м. дан, арендаторларны 25 мең кв. м. га җыйдык.
Күпме акча салыначак? Тормышка ашыруның якынча срокларын әйтә аласызмы?
- Инвестицияләр суммасы якынча 330 млн. сум тәшкил итәчәк. Төзү-монтаж эшләре агымдагы елның май аена планлаштырылган, 2021 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Теләгән кешеләр белән мөмкин булган партнерлык турында сөйләшүемә шатмын.
Бизнес өчен перспективалы һәм шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бик кирәкле проект. Әйдәгез, кыскача гына үзәк өстенлекләрен әйтегез.
- Урнашкан урыны – шәһәр үзәге, Шинниклар проспектының беренче линиясе. Менә дигән адым һәм транспорт үтемлелеге. Торак комплекслар һәм җәмәгать транспорты тукталышлары булу. Зур ачык паркинг. Комплексның матур архитектурасы. Заманча инженер чишелешләре. Проектның экологик яктан чиста булуы һәм «Гаилә» паркы белән синергия. Парковка киңлегендә клиентлар өчен өстәмә сервис.