Дөньяның 80нән артык иле – Татарстан инвесторлары, республика территориясендә предприятиеләр ачалар, эш урыннары булдыралар, импортны алыштыру сәясәтен гамәлгә ашыралар. Татарстанның алдынгы инвесторларының берсе – Кытай Халык Республикасы. Иң эре инвестпроектларны Haier корпорациясе гамәлгә ашыра. Шул ук вакытта, компания актив социаль сәясәт алып бара. Мәсәлән, 3 ел элек Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 39-нчы номерлы мәктәбендә Haier уку эшчәнлеген тормышка ашыру өчен интерактив сыйныф җиһазлаган. Проектның үзенчәлеге нидә һәм ул нинди мөмкинлекләр бирә соң?
Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе:
- Безнең Кытай белән дуслык һәм ныклы эшлекле мөнәсәбәтләр безнең регионнар һәм илләр икътисады үсеше өчен әһәмиятле проектларда гына түгел, ә безнең балаларыбыз үсешенә ярдәм итүче проектларда да гамәлгә ашырылуына без бик шат. Узган елның язында компания Казанның 1 нче һәм 7 нче номерлы мәктәп-интернатына укыту процессларын оештыру өчен Haier маркалы телевизорлар бирде.
Людмила Романова, Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы:
- Бу безнең бүләк иде. Кытайда хәзер андый класслар өстенлек итә. Без аларны бөтен җирдә җиһазладык, алар бик популяр булып чыкты, һәм без шундый ук сыйныфларның безнең илдә дә пәйда булуын теләр идек. Haier җиһазлары дәресне дөньяның теләсә кайсы илләре вәкилләре белән бергә үткәрергә зур мөмкинлекләр бирә. 39 нчы мәктәпкә без бөтен техниканы тәкъдим иттек, әмма иң мөһиме – инглиз һәм рус телләрендә язылган софт.
Галина Нәҗипова, 39нчы мәктәп директоры:
- Интерактив сыйныф базасында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре укытучылары өчен бик күп кызыклы семинарлар, төрле фән укытучыларының методик берләшмәләре утырышлары уздырылды. Ә иң мөһиме – дәресләр үзенчәлекле төс ала, чөнки тактаның мөмкинлекләре бик киң. Бу класста инглиз теле (телдән өлеш) буенча сынау имтиханнары үткәрелде, төрле проектлар һәм акцияләр тормышка ашырылды. «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе бар – бу безнең сыйныф турында. Белем бирү процессында катнашучыларның барысына да рәхмәт!
Haier Smart Board – сенсор экраны һәм интернетка чыгу юлы булган интеллектуаль такта. Тактага шулай ук планшетлар да кушыла, алар балалар аны тоташтырып та, аннан башка да кулланалар. Haier Smart Board тагын бер үзенчәлеге: софт 30 ноутбукка челтәр сыйныфын булдыру мөмкинлеге бирә.
Укытучылар бер тавыштан Haier компаниясенә рәхмәт белдерәләр һәм интерактив класста дәресләр үткәрүнең нәтиҗәлелеген, укучыларның белем бирү процессына зур җәлеп ителүен билгеләп үтәләр.