Татарстанның цифрлы үсеше буенча эшче төркем утырышы

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Татарстанның цифрлы үсеше өчен федераль акчаларны җәлеп итү буенча 15 нче эш төркеме утырышында катнашты.

Татарстанда 17 эш төркеме эшли, алар составына республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Һәр төркемне кураторлык итүче депутат, 15 нче эшче төркемне – Россия Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич җитәкли. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшче төркемнәр эшчәнлеген гомуми җитәкчелек һәм координацияләүне республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гамәлгә ашыра.

Утырыш кысаларында Агентлык 2020 елда бизнес өчен дәүләт ярдәменең төбәк чараларын тәкъдим итте. Инвесторларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен алар Татарстанның инвестпорталында invest.tatarstan.ru басылып чыккан, моннан тыш, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә агентлык региональ һәм федераль дәүләт ярдәме чараларының бердәм системасын булдыру буенча эш алып бара.

«Бүген безнең алда бизнесны, эшлекле климатны саклау бурычы аеруча кискен тора. Без безнең инвесторлар һәм партнерлар белән 24/7 элемтәдә торабыз, алар белән эшне цифрлаштыру буенча системалар корабыз, бигрәк тә коронавирус пандемиясенең тискәре финанс нәтиҗәләрен киметергә сәләтле дәүләт ярдәме чараларына кагыла», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Борис Менделевич агентлык тарафыннан башкарыла торган эшне хуплады, аның эшкуарлык җәмәгатьчелегенә һәм инвесторларга мәгълүмат бирү өлешендә әһәмиятен билгеләп үтте. Агентлык эшен, Министрлык белән берлектә, Борис Менделевич, дәүләт тарафыннан ярдәм итү мөмкинлекләре турында бизнеска актив һәм ачык мәгълүмат бирү өчен, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгын җәлеп итеп, активлаштырырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International