Инвестицияләрне җәлеп итү буенча Бөтендөнья агентлыклар ассоциациясе коронавирус йогынтысы буенча бөтен дөньядан килгән коллегаларының эшчәнлегенә һәм фикерләренә күзәтү бастырды. 50дән артык чит ил агентлыгы пандемия белән бәйле кризис «гринфилд» тибындагы инвестицияләргә, ә иң азы – кушылу һәм йотылу, шулай ук уртак предприятиеләр булдыруга кагылачак, дип саный.
HORECA, туризм, транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерү, төзелеш, күчемсез милек һәм бизнес-хезмәтләр иң йомшак тармаклардан санала. Ә иң аз зыян күрүчеләр булып нформацион технологияләр, телекоммуникация җиһазлары җитештерү, медиа һәм күңел ачу, фармацевтика, биотехнологияләр, медицина приборлары һәм сәламәтлек саклау хезмәтләре тора.
Пандемия бизнес һәм инвесторлар өчен киң спектр куркынычлылык тудырды. Агентлыклар фикеренчә, аларның илләрендәге гамәлдәге компанияләрдә кризисны тоткарлау белән бәйле яңа законнарга ихтыяҗ кимү, тәэмин итү чылбырларында аерма зур борчу тудыра.
Агентлыкларның территорияләренең хөкүмәтләре белән тыгыз мөнәсәбәтләре һәм җирле бизнес һәм базарларны тирән белүләре нәтиҗәсендә агентлык ярдәм күрсәтүдә мөһим роль уйный. Сораштырулар нәтиҗәләре буенча, агентлыкларның 87% ы инвесторларга кризис вирусы аркасында хезмәт күрсәтә. Нигездә, алар инвесторларга коронавирус белән бәйле агымдагы вәзгыять турында мәгълүмат юллау кебек инструментлардан файдаланалар, аларның төп ихтыяҗларын һәм проблемаларын эзләү һәм ярдәм итү өчен вебинарлар оештыралар, тәэмин итү чылбырлары белән идарә итүдә булышалар, пандемия чорында бизнес алып бару буенча электрон җитәкчелекләр булдыралар, шулай ук зыян күргән инвесторларга дәүләт фондларыннан файдалану буенча ярдәм чаралары тәкъдим итәләр.
Кризис чорында күпчелек компанияләр чыгымнарны киметә һәм ликвидлыкны саклап калу буенча төп көч куя. Шуңа күрә бу чорда агентлыкларга инвестицияләр җәлеп итүгә түгел, ә инвестицион климатны яхшырту буенча чаралар эшләүгә игътибар бирергә кирәк.
«Бөтен дөньяда коллегалар бу этапта гамәлдәге инвесторларны озату иң мөһим стратегия булуын аңлыйлар. Безнең инвесторлар, әгәр агентлыкка үз кыенлыклары белән мөрәҗәгать итсәләр, киләчәктә активрак инвестицияләр кертәчәкләр. Тотрыклы үсеш – ул дөнья институтлары уйлап тапкан сүзләр җыелмасы гына түгел. Без бизнеска консультация һәм хөкүмәт белән тыгыз эш алып баруда ярдәм итә, һәр аерым очракта аерым якын килү мөмкинлеге бирә алабыз. Инвесторлар белергә тиеш: агентлык аларның хокуклары өчен даими көрәш алып бара, эшкуарлар өчен яңа мөмкинлекләр эзли һәм, дөнья икътисадындагы тискәре фаразларга карамастан, бирешми», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Күзәтүнең тулы текстын инглиз телендә түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://waipa.org/announcements/waipa-research-paper-the-impact-of-covid-19-from-the-perspective-of-ipas/