Татарстан яңадан Россиядә иң яхшылар унлыгында

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы яңадан Россия субъектларының социаль-икътисадый үсеше буенча иң яхшы практикалар һәм инициативалар Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында.

Конкурсны Стратегик инициативалар агентлыгы үткәрә. 2019 елда ул аны уздыру тарихында иң массакүләмгә әйләнде: 80 төбәк 1,4 меңнән артык гариза биргән. Узган елдагы кебек үк, конкурста Идел буе федераль округы төбәкләре иң зур активлык күрсәткән – 370дән артык гариза, шуларның 80е – Татарстаннан. Финалга Россиянең 19 төбәгеннән 29 карар чыкты, нәтиҗәдә, бәйгенең Попечительләр советы 10 субъекттан 12 практиканы иң яхшы дип таныды. Җиңүчеләр «Смартека»да социаль-икътисадый үсеш буенча төбәкләрнең нәтиҗәле карарлары белән алмашу буенча цифрлы платформа урнаштырачаклар, һәм алар башка субъектларда гамәлгә кертү өчен тәкъдим ителәчәк.

«Тикшерелгән бизнес» – бизнес һәм күзәтчелек органнарының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча интернет-ресурс – «Цифрлы үсеш» номинациясендә фаворит булды. Проект кече бизнеска административ басымны киметүгә, күзәтчелек таләпләрен бозуларны кисәтүгә һәм үзмәшгульлекне популярлаштыруга юнәлдерелгән. «Тикшерелгән бизнес» шулай ук эшкуарлык һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә гамәлдәге хокукый кыр турында түләүсез мәгълүмати-консультацион ярдәм алу мөмкинлеге бирә.

«Татарстанның инициативалары һәм практикалары, гадәттәгечә, бизнес өчен махсус ресурслар буенча иң яхшылары дип таныла, һәм бу республика хакимиятенең эшлекле мохитне үстерү һәм төбәкнең икътисадый тотрыклылыгы эшенә ни дәрәҗәдә актив кертелүе күрсәткече.

Хәзерге дөньяда конкурентлы өстенлекләрне үстерү, иң яхшыларга тигезләнү һәм алга бару бик мөһим. Татарстан һәрвакыт регионнар һәм үз партнерлары өчен ачык. «Смартека» ның уртак формалашуы, һичшиксез, безнең илнең чәчәк атуына ярдәм итәчәк», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Шулай ук конкурс кысаларында Татарстанның «Бергә булдырабыз» проекты югары бәяләнде, ул «Социаль иминлек» номинациясендә җиңүче булды. Практика мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен көнкүреш, хезмәт һәм физик тәрбия бирүгә, мөстәкыйль тормыш һәм үз-үзеңне билгеләү, уңышлы шәхес формалаштыруга, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итә торган шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International