Россиядә махсус икътисадый зоналар өчен яңа кагыйдәләр булачак

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

«Россия Федерациясендә Махсус икътисадый зоналар турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты әзерләнде һәм якын арада Хөкүмәткә килешүгә җибәреләчәк, дип хәбәр итте хөкүмәт рәисе урынбасары – Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев яңа махсус икътисадый зоналар булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә.

Закон проектында берничә МИЗ берләштереләчәк. Инвестицион проектларны, барыннан да элек, мультипликатор, салымнар, эш урыннары белән бәйле булган проектларны сайлап алуның төгәл критерийлары кертеләчәк, ягъни теге яки бу проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә нәрсә булачагын бәяләячәкбез.

Махсус икътисадый зоналар булдыру мәсьәләләрен карау һәм аларның эш нәтиҗәлелеген тикшерү өчен махсус ведомствоара эшче төркем оештырылачак.

2018 елның августыннан 2020 елның маена кадәр икътисадый үсеш министрлыгына 12 яңа МИЗ, шул исәптән Татарстан Республикасында «Алма» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонаны төзүгә гаризалар бирелде.

Гамәлдәге законнарга һәм ведомствоара эшче төркем эшчәнлегенә төзәтмәләр федераль, региональ хакимият органнарын һәм бизнесны активлаштыруга ярдәм итәчәк, процесста катнашучылар арасында хезмәттәшлек сыйфатын яхшыртачак һәм кабул ителә торган карарлар өчен җаваплылыкны арттырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International