Татарстанның инвестицион инфраструктурасын үстерү

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Татарстанда «М-7 Биектау» агросәнәгать индустриаль паркы проектын гамәлгә ашыру буенча эшләр бара. Проект авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү мәйданчыгын, ә бу – ахыр кулланучылар өчен Татарстан территориясендә җитештерелгән чималдан азык-төлек продуктларын әзерләүне күздә тота. Бу максатлар өчен, федераль милектә булган 100 га мәйданлы ирекле җир кишәрлеген әйләнешкә кертү күздә тотыла.

Төзелеш өчен җирне рәсмиләштерү мәсьәләләре, электр челтәрләренә тоташтыруның техник мөмкинлекләре, федераль трассаның үтемлелеге һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышалар.

Проектны ел дәвамында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы алып бара.

«Инвестицион инфраструктура үсеше – республиканың чәчәк атуы һәм гражданнарыбызның муллыгы өчен стратегик мөһим компонент. Инвесторларны җәлеп итү, яңа производстволар һәм, шуңа бәйле рәвештә, эш урыннары булдыру буенча эшне, җитештерү көчләрен үстерүнең һәм урнаштыруның яңа инструментларын булдырып, дәвам итәргә кирәк. «М-7 Биектау» индустриаль паркы проекты 25 млрд. сумнан артык инвестицияләр җәлеп итүне, 2500 дән артык эш урыны булдыруны күз алдында тота», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Бу мәсьәлә буенча бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә Росимущество идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, «Туры инвестицияләр фонды» идарәче партнеры Руслан Хәлилов, «М-7» Индустриаль паркы директоры Валерий Бригадный һәм башка җаваплы затлар катнашында киңәшмә уздырылды.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International